Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Пәрәүнең мактаулы кешесенә – 101 яшь

Мәрьям һәм Харис Шакировлар гаилә бәхетен бары ярты ел татып калалар. Яшь гаиләгә үз бәхетләренә сөенеп яшисе дә , яшисе генә бит, әмма ирен совет-фин сугышына алалар.

Мәрьям Гыйльмановна 1918 елның 23 гыйнварында Пәрәү авылында туган. Аны 101 яшь тулу белән котларга Лаеш район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова, социаль яклау бүлеге начальнигы Елена Сюнина, район ветераннар советы рәисе Рашат Булатов, Пәрәү авыл җирлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Равия Евдокимова һәм авылның ветераннар советы рәисе Асия Мөхәммәтгалиева килде.

Юбиляр хөрмәтенә җылы сүзләр күп әйтелде. Сәламәтлек һәм имин тормыш теләп күп санлы бүләкләр тапшырылды.

Туганнары сүзләре буенча, тантана гаепчесе 12 яшеннән колхозда эшли башлый. Өлкәннәр белән беррәттән урак белән иген ура, көлтә бәйли, печән әзерләүдә катнаша. Кайгыртучан, эш сөючән булып үсә.

1939 елда авылдашы Харис Шакировка кияүгә чыга. Яшь гаилә үз бәхетенә озак сөенә алмый. Алты айдан ирен фин сугышына алалар. Ә 1940 елның мартында Мәрьям Гыйльмановна кыз таба, аңа Әлфинур дип исем куша.

Яшь ата сугыш кыенлыкларын үтеп өенә җыенганда, Бөек Ватан сугышы башлана.

Сугыш елларында Мәрьям Шакирова авылдашлары белән Апас районында окоплар, траншеяләр казый. Яшь хатын һәм ана һәр көн яраткан иреннән хәбәр көтә, әмма аңа ирле тормыш насыйп булмый. 1942 елда кара кәгазь килә, анда Кызыл армия сугышчысы Харис Шакировның хәбәрсез югалуы хәбәр ителә.

Сугыштан соң Мәрьям кызын тәрбияли, урман кисүдә, басуда эшли. Ашлыкны Пәрәүдән Лаештагы әзерләүләр пунктына – Иске Пристаньга ташыйлар. Кышлый чаналарда, җәйли – арбаларда. Ә язлый чәчү өстендә, һәр ат исәптә булганда, чәчүлек орлыкны кул арбалары белән Иске Пристаньнан яки Балык Бистәсеннән яңадан  Пәрәүгә алып кайталар.

Харис Шакиров сугыштан әйләнеп кайтмый. Аның турында башка бернинди хәбәр булмый. Бер ялгызына бала үстерү җиңел булмый, әмма Мәрьям Гыйльман кызы беркайчан беркемгә зарланмый.Ул тормыш йөген үзе тарта.Кош-кортлардан тыш сарыклар асрый. Йон эрли, җылы оекбашлар, бияләйләр һәм шәлләр бәйли. Яраткан һөнәрен өч ел элек кенә ташлаган, күзләре начар күрә башлаган. Әмма әле дә мич ашлары пешерә.

Аның кызы – Әхмәтҗанова Әлфинур Харисовна – “Йолдыз” колхозында төрле эшләрдә эшләгән. Хәзер 78 яшьлек хатын авырый, аны 101 яшьлек әнисе һәм балалары карый.

Мәрьям апаның эш стажы – 50 ел. 101 яшьлек тыл хезмәтчәне юбилей медальләре белән бүләкләнгән, “Хезмәт ветераны” исеменә лаек булган.

Шакирова Мәрьям Гыйльман кызы өч онык һәм биш оныкчыкның яраткан әбисе дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы