Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Эшсезләр өчен укулар үткәрделәр

Лаешта мәшгульлек үзәге инициативасы белән эш эзләүче гражданнарны укыту булды.

Эшсезләр белән дәресне ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы вәкиле, "БИНК" социаль-эшлекле клуб белгече Ольга Курмаева үткәрде. Укулар хезмәт базары торышына кыскача характеристикадан башланды. Мәшгульлек үзәге директоры Ильнур Бикмиев сүзләре буенча, узган елда гына эшкә урнаштыруда ярдәм сорап үзәккә 1200 дән артык кеше мөрәҗәгать иткән. Бүгенге көнгә районда 1065 вакансия бар, аларның 795е аэропорт объектлары төзелешендә эшләүче төрек компаниясендә. Калган 270 вакансия - безнең районның оешма һәм предприятиеләрендә. Хезмәт базарында сорау зур булган белгечлекләр - элеккечә үк табиблар, шәфкать туташлары, фельдшерлар, психологлар, социаль хезмәткәрләр, сатучылар, шулай ук слесарьлар, электриклар һәм хәтта бакчачылар. Районның эре эш бирүчеләре арасында Казан май комбинаты, май экстрактлау заводы һәм төрле авыл хуҗалыгы предприятиеләре бар. Даими төстә иң күп вакансия алар өлешенә туры килә.

Үзмәшгульлек программасы буенча шәхси эшмәкәр булу турында хәбәр эшсезләр өчен яхшы яңалык булды. Әгәр узган елларда эш эзләүчеләр өчен үз эшеңне ачуга РФ бюджетыннан 58 меңнән артыграк акча бүленсә, агымдагы елда әлеге сумманы ике тапкырга арттыру планлаштырыла.

Мәшгульлек үзәге юлламасы белән башка җирлеккә күчәргә һәм башка белгечлеккә укырга ризалашучылар алдында яхшы мөмкинлекләр ачыла. Районыбызда элек эшсез булып хәзер яхшы хезмәт хакы алучы яки уңышлы эшмә-кәр булып киткән кешеләрнең мисаллары күп.

"Сезнең барысы да яхшы булырга тиеш, иң мөһиме - төшенкелеккә бирелмәү, алга атлау!" - дип үз "сыйныфы"на дөрес киңәш бирә Ольга Курмаева. Лекцияләрдә эш эзләүчеләр эш бирүчедә ничек уңай тәэсир калдырырга, әңгәмә барышында үзеңне ничек тотарга, резюме төзегәндә нәрсәне исәпкә алырга кирәклеге турында кыскача курс үттеләр һәм башка төрле кыйммәтле киңәшләр алдылар. Кагыйдә буларак, эш эзләүчеләр аны атна дәвамында табалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево учеба ЦЗН

2
X