Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Профилактика отрядлары белән укулар үткәрделәр

Узган атнада булган профилактика отрядлары укуларында сүз әлеге отрядларның оешу тарихы, аларның эчке эшләр органнары белән үзара мөнәсәбәтләре, бәхәсле хәлләрне чишү юллары һәм башка бик күп нәрсәләр турында барды.

Мондый отрядлар районның 23 мәктәбендә эшләп килә, алар составына актив тормыш позициясендә торучы, битараф булмаган 195 яшь кеше керә. Алар мәктәп укучылары арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый, хокукый темаларга әң-гәмәләр үткәрә. Алар өлкән кешеләргә ярдәм итә, обелиск яннарын һәм мәктәп территориясен тәртипкә китерә.

Лаешның 2 нче мәктәбе актлар залында балалар каршында ЭЭМның Лаеш районы бүлеге хезмәткәрләре, мәгълүмати-методик үзәкнең педагог-психологы Наталья Низамова һәм методисты Лия Хөсәенова һәм башкалар чыгыш ясады. Отряд әгъзаларына үз мәктәпләрендә билгеле бер каршылыкларны, бәхәсләрне чишәргә туры килә. Алардан чыгуның дөрес юлын мәктәп укучыларына 1 нче гимназиянең директор урынбасары Людмила Никонорова өйрәтте.

"Мөстәкыйль балалар", "Наркотикларсыз тормыш", "Сигаретны конфетка алыштыр", "Елмаю" - Сокуры мәктәбенең "Альбатрос" отряды оештырган бу һәм башка чаралар хокук бозуларны профилактикалауга, сәламәт яшәү рәвеше формалаштыруга юнәлтелгән. Бу мәктәптә соңгы өч елда бер генә хокук бозу да теркәлмәгән. Бу "Альбатрос"ка узган уку елында профилактика отрядлары арасында республика конкурсы финалына чыгарга мөмкинлек бирә. "Визит карточкасы" номинациясендә алар беренче урын ала. 2011 елда Сокуры мәктәбе "Мәктәп - наркотикларсыз территория" республика конкурсының район этабында җиңүче була, ә республика этабында наркотикларга каршы пропаганда оештыру буенча иң яхшы алтылыкка керә. 2010 елдан "Лидерлык нигезләре" республика программасы һәм "Волонтерлык эшчәнлеге" проекты буенча эш алып барыла. Быелгы уку елы башыннан мәктәптә "Мөстәкыйль балалар" наркотикларга каршы республика проекты старт алган.

Теория һәм тәҗрибә уртаклашу практик дәрес белән алышынды - мәктәп укучылары "Социаль плакат. "Сәламәт бул" проектында катнаштылар. Бу көнне балалар күп кенә файдалы һәм сорау күп булган мәгълүмат алдылар. Дүрт мәктәп отрядлары вәкилләре җыелган мондый очрашу беренче тапкыр үтте. Оештыручылар башка мәктәпләрнең профилактика отрядларында катнашучылары белән дә куст семинарлары үткәрергә планлаштыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: школы акции отряды