Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Һәр көнне яхшылык эшләгез

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат мәктәптә булганда Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев шундый үгет-нәсихәт бирде. Район башлыгы интернат тәрбияләнүчеләре янына "Көзге игелек атнасы - изге эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында барды. Бу уку йортын хаклы төстә уникаль дип атарга була. Анда бар Татарстаннан 100 дән артык бала укый. Михаил Павлович...

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат мәктәптә булганда Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев шундый үгет-нәсихәт бирде.

Район башлыгы интернат тәрбияләнүчеләре янына "Көзге игелек атнасы - изге эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында барды. Бу уку йортын хаклы төстә уникаль дип атарга була. Анда бар Татарстаннан 100 дән артык бала укый. Михаил Павлович уку сыйныфларында, дәресләрдә булды һәм балалар белән аралашты. Кайбер укучыларның әти-әниләренең, хәтта әби-бабаларының да шушы мәктәп стеналарында белем алуы ачыкланды.

-Яхшы укыгыз, монда бирелгәннәрнең иң яхшыларын үзегезгә алыгыз, үз-үзегезне үстерегез, - диде Михаил Афанасьев балаларга.

Район башлыгы мәктәп укучыларының берсе, Михаил Павлович өчен дуска әйләнгән Роман Федоров (фотода) белән күрешергә дә вакыт тапты. Алар инде берничә ел танышлар һәм бер-берсен яхшы иптәшләр кебек каршы алдылар. Михаил Афанасьев Романы туган көне белән котлады, аңа торт бүләк итте һәм Яңа елда да аның янына килергә вәгъдә бирде.

Аннан соң район башлыгы мәктәп укучылары мөстәкыйль төстә кыяр, помидор, кабак һәм хәтта карбыз үстерә торган теплицаны карады. Михаил Павлович интернат тәрбияләнүчеләре хезмәт сөючән кешеләр булып үсәчәкләр дип билгеләде.

Белем бирү учреждениесендә булганнан соң ул җаваплы органнарга кирәкле йөкләмәләр бирде һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен махсус спорт мәйданчыгы төзелешен финанслау үтенече белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка шәхсән мөрәҗәгать итәчәген вәгъдә итте. Үз визитын йомгаклап район башлыгы интернат мәктәпкә бүләк тапшырды һәм укучыларның киләчәктә мохтаҗлар өчен терәк булуларын теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев