Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Сергей Исаевның "Радуга времени"

Лаеш ягы музеенда үткән пәнҗешәмбедә якташыбыз Сергей Исаевның яңа шигырьләр китабын тәкъдим итү булды.

Лаешта яшәүчеләр Сергей Иванович Исаевны Лаеш районы ВЛКСМ райкомы элекке беренче секретаре, соңрак Питрәч районы КПСС райкомы беренче секретаре буларак беләләр. Ул шигырьләрне күптәннән яза, әмма киеренке хезмәте яраткан эшенә тулысынча тотыну мөмкинлеге бирми. Лаеклы ялга чыккач кына буш вакыты барлыкка килә, шуның белән бергә - дүртенче шигырьләр китабы дөнья күрә, автор аңа матур исем бирә - "Радуга времени".

Тәкъдим ителгән җыентыктагы шигырьләрнең күбесе Лаеш районына, аның кешеләренә һәм табигатенә багышланган. Шагыйрь белән очрашуга аны комсомол һәм партия эше буенча яхшы белгән кешеләр, дуслары, танышлары, элекке күршеләре, авылдашлары һәм әдәби иҗат яратучылар килгән.

Очрашуны ачып музей директоры Фәридә Мортазина моның С.Исаевның беренче китабы булмавын искә төшерде. Ул үзе булачак шагыйрь белән 1996 елда танышкан һәм шуннан бирле дуслык ныгый гына. Шунда ук музейга элекке өяз предводителенең кара савыты ничек эләгүен искә алдылар. Ф.Мортазина С.Исаевның бу әйберне музейга бүләк итүен озак сораган һәм, ниһаять, ул ризалашкан. Сергей Иванович аның үҗәтлегенә каршы тора алмаган.

Үзе турында сөйләп ул безнең районда бергә эшләргә туры килгән кешеләрне дә искә алды. Беренче сыйныфтан бишенчегә кадәр ул Лаеш урта мәктәбендә укыган, соңыннан Егорьевода, соңрак - тагын Лаешта. Төньяк флотта хезмәт иткәч ул туган ягына кайта. Үткен яшь егеткә комсомол райкомының беренче секретаре вазифасын тәкъдим итәләр. Ул баш тарта: "Минем гаиләм, сыер бар". Әмма райкомда аңа: "Син нәрсә, сыер булганга беренче секретарь буласың килмиме?" Сораудан каушап кала. "Һәм миңа оят булды, мин ризалаштым", - дип көлеп сөйли С.Исаев. Ул тулысы белән комсомол эшенә чума. 1963 елда аны Бөтенроссия комсомол съездына делегат итеп сайлыйлар. Ә Мәскәүдән кайтканда Лаеш районы булмый - аны Питрәч белән берләштерәләр. Әмма партия җитәкчеләре яшь сәясәтчене күз уңында тоталар. Ул Буа районында партия райкомының икенче, соңрак Питрәч районында КПСС райкомының беренче секретаре була. Партия съездларының берсендә Ленино-Кокушкино мәктәбе пионерлары үтенече буенча Сергей Исаев Леонид Ильич Брежневтан автограф ала. Ә моны эшләү җиңелләрдән булмый.

Үткән еллар вакыйгаларын искә алып, С.Исаев яңадан үз иҗатына кайта. Яшь шагыйрь үз кумирлары - Маяковскийга, соңрак - Есенинга охшарга тырыша, каләм тибрәтә башлаган әдәбиятчы лириканы үз итә "Мин кешеләрне күрсәтергә тырышам, һәр датага игътибар бирәм", - дип аңлатма бирә ул үзе шигырьләренә.

Александр Кузнецов, Вера Баннова, Зөһрә Лезина, Нина Романова һәм шагыйрь белән очрашуга килгән башка кунаклар кайчандыр үзләрен Сергей Иванович белән бәйләгән элемтәләр турында сөй-ләделәр. Ул талантын үз иткәннәргә бүләк язмасы белән яңа китапларын бүләк итте. Автор автографы булган бер китап Михаил Афанасьевка бүләк ителде. Хәзер дә хезмәттәшлек иткән район газетасына ул иҗади уңышлар теләде: "Тарих өчен иҗат итегез, искиткеч бу як кешеләре турында күбрәк языгыз".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: музей встреча Исаев