Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Район Башлыгы Илдус Зарипов Лаеш шәһәренең спорт мәктәбенең дзюдо һәм самбо буенча тренеры Рөстәм Насыйбуллинны туган көне белән котлады

Рөстәм Абдуллович 20 елдан артык тренер булып эшли. Аның спортчылары күп кенә республика ярышларында җиңү яулаган. Тәрбияләнүчеләр арасында Россия чемпионнары да бар.

"Хөрмәтле Рөстәм Абдуллович! Сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлыйм!

Сезнең тырышлыгыгыз ярдәмендә районыбыз спортчыларының яңа исемнәре ачыла. Сәламәт яшәү рәвешен популярлаштырып, сез халыкны физик культура һәм спорт белән шөгыльләнергә дәртләндерәсез, спортчыларда үзсүзлелек һәм җиңүгә омтылыш булдырырга булышасыз.

Сезгә һәм тәрбияләнүчеләрегезгә ярышларда уңышлар, яңа чикләрне яулау, яңа биеклекләргә ирешү һәм яңа мөмкинлекләрне ачу телим. Иң югары профессиональ һәм шәхси максатлар, планнар тормышка ашырылсын. Корычтай нык  сәламәтлек, илһам, карьера биеклекләре һәм оптимизм Сезгә!” - дип котлады Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы дзюдо Лаеш спорт мәктәбе рөстәм насыйбуллин