Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Район автопаркы өч яңа автобус белән тулыланды

Татарстан Президенты мәгариф хезмәткәрләренә ноутбокларга сертификатлар, шулай ук республика муниципалитетларына микроавтобуслар тапшырды. Иртәдән үк "ISL - КПО ВС" ААҖ заводы мәйданчыгы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда катнашучылар белән тулды. Зур мәйданны балалар йөртү өчен билгеләнгән ачык сары төстәге микроавтобуслар биләде. Республика районнарының мәгариф тармагы хезмәткәрләре алар каршына тезелде. -Бүген...

Татарстан Президенты мәгариф хезмәткәрләренә ноутбокларга сертификатлар, шулай ук республика муниципалитетларына микроавтобуслар тапшырды.

Иртәдән үк "ISL - КПО ВС" ААҖ заводы мәйданчыгы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда катнашучылар белән тулды. Зур мәйданны балалар йөртү өчен билгеләнгән ачык сары төстәге микроавтобуслар биләде. Республика районнарының мәгариф тармагы хезмәткәрләре алар каршына тезелде.

-Бүген без үзебезне яңа технологияләрдән, компьютерлардан башка күз алдына китерә алмыйбыз, - дип билгеләде Рөстәм Нургалиевич. - Яңа уку елы алдыннан без республикабызда җитештерелгән 10 мең ноутбук һәм яңа автомобильләр тапшырабыз.

-Мәгарифнең төп бурычларының берсе - аның һәркемгә ачык булуы, - дип ассызыклады Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министры урынбасары Екатерина Толстикова, - һәм ерактагы пунктлардан балаларны мәктәпкә йөртү өчен өстәмә автотранспорт булдыру аларга илебез картасыннан юкка чыгу түгел, үсү мөмкинлеге бирә.

2012 елдан Президент инициативасы буенча Татарстанда мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасы гамәлгә ашырыла. Бу вакыт эчендә 780 белем бирү учрежденисе ремонтланган. Россия өчен уникаль программа мәктәптә белем бирү инфраструктурасын яңарту эшендә флагман булды.

Республика хакимияте мәгариф учреждениеләренең матди-техник базасын ныгытуга һәм уңайлы уку шартлары булдыруга да зур игътибар бирә.

Тапшырылучы мәктәп автобусларының зур өлеше Татарстанда Ford SoIIers компаниясе тарафыннан җитештерелгән. Республика лидеры яңа автомобиль салонының уңайлыгын шәхсән тикшерде. Аннан соң Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев Усады прогимназиясенә барырга тәкъдим итте.

Уку йортында дәрәҗәле кунакларны шатланып каршы алдылар. Яшел мәйданчыкларда төсле комнан картиналар ясау буенча иҗади лаборатория урнашкан, ә янәшәдә балалар мавыгып зур гына роботны әйләндереп алганнар. Монда бер үк бинада балалар бакчасы да, мәктәп тә эшли.

Экскурсия мәктәпкәчә яшьтәге яшь докторлар дәресеннән башланды. Шунда ук Президентның пульсын үлчәделәр һәм интерактив такта ярдәмендә нәтиҗәсен аңлаттылар.

Спорт залында Рөстәм Нургалиевичны дзюдочылар командасы каршы алды. Республиканың беренче затлары катнашында балалар тренировка спаррингы үткәрделәр.

Ә ишегалдындагы мәйданчыкта кунакларны "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" программасында катнашучылар көтә иде. Яңа форма кигән беренче сыйныф гимназистларының аркасында яңа ранецлар. Прогимназия капкасы янында Рөстәм Миңнеханов балалар бакчасының булачак тәрбияләнүчеләренең әниләре белән фотосессиядә бик теләп катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район Лаишево

2
X