Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Район – бер зур төзелеш

Лаеш районында моңарчы булмаган төзелеш эшләре бара. Бу нәрсә белән бәйле, райбашкарма комитетының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлеге начальнигы Андрей Рябинин шул хакта безнең газета укучылар белән уртаклаша. Җиңел булмаган эшләрне финанслау мәсьәләсе ничек хәл ителә? Быел район берьюлы берничә Татарстан дәүләт һәм муниципаль программаларда катнаша. Шуңа күрә акчаларның күп...

Лаеш районында моңарчы булмаган төзелеш эшләре бара. Бу нәрсә белән бәйле, райбашкарма комитетының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлеге начальнигы Андрей Рябинин шул хакта безнең газета укучылар белән уртаклаша.

Җиңел булмаган эшләрне финанслау мәсьәләсе ничек хәл ителә?

Быел район берьюлы берничә Татарстан дәүләт һәм муниципаль программаларда катнаша. Шуңа күрә акчаларның күп өлешен республика бюджетыннан алдык.

Районда юл төзелеше күләме нинди?

Республика дәүләт программасы берничә торак пунктның урам челтәре торышын норматив хәлгә китерергә мөмкинлек бирде: Ташкирмәндә, Лаешта, Вороновкада, Усадыда, Дятловода һәм Столбищеда балчык юлларга вак таш җәелде. Муниципаль программа ярдәмендә Лаешта җирле әһәмияттәге гомуми файдаланудагы юлларда эш алып барылды, Кече Елгада мәчет юлы, Татар Янтыгында клуб яны рәтләнде, тротуарлар һәм тукталышлар тәртипкә китерелде.

Асфальт-бетон капламлы булган юлларда да ремонт республика бюджеты акчаларына ясала. Олы Кабанда һәм Кече Елгада юл капламының бер өлеше ремонтланды инде. Лаешта Декабристлар урамы буйлап яңа тротуар салу эше дәвам итә.

Район үзәгенә керү урынындагы шоссе да дәүләт программалары кысаларында яңартылдымы?

Казан-Оренбург автоюлы борылышыннан Лаеш юлының 25 Октябрь исемендәге поселок борылышына кадәр булган 7,733 километры ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының гомуми файдаланудагы юллар салу һәм яңарту планнарына ярашлы төстә эшләнде. Усады ягыннан Столбищега керү һәм Емельяновога килү юлларын асфальтлау да шуңа керә.

Районда урамнарны яктырту мәсьәләләре хәл ителәме?

Торак пунктларга килү юлларын яктырту да бу ведомство карамагында. Яңа ягулык салу станциясеннән Есенин урамы буйлап, район үзәгеннән чыгу урыныннан Лаеш электр челтәре бинасына кадәр һәм Яңа базага әйләнгеч юл буйлап урам фонарьлары куелды. Хәзер Нармонка һәм Хәерби авылларына керү юллары да якты.

Башка программалар буенча да эшләр бара. Республика программасы буенча авылларда урамнарны яктырту торгызыла. Орелда, Макаровкада, Никольский һәм Чирпыда идарә итү үткәргечләре һәм исәпләү нокталары куелган. Юл хәрәкәте иминлеге фонды катнашында Лаешта Лебедева урамында һәм Кошевой урамында техникум янында светофорлы җәяүлеләр өчен ике үтү урыны ясау планлаштырыла.

Район үзәгендә белем бирү учреждениеләре һәм мәдәни объектлар биналарын күпләп ремонтлау нәрсә белән бәйле?

Татарстан бюджетыннан бүленгән өстәмә акчалар Лаеш техник-икътисад техникумы тулай торагында ремонт эшләрен тәмамлау һәм бинаның, тулай торакның алгы якларын тышлау мөмкинлеге бирде. Шулай ук спорт комплексы ремонтланды, стадиондагы спорт мәйданчыгына махсус каплам түшәлде. 1нче гимназиянең алгы ягы тышланды, мәктәп стадионы үзгәртеп корылды. Район мәдәният йортында ремонт һәм янәшәдәге территорияне төзекләндерү эшләре төгәлләнеп килә. Державин исемендәге мәйданда яңа фонтан ачылды, анда ремонт эшләре һәм территорияне төзекләндерү эшләре бетү алдында. "Таттелеком"катнашында Лебедева урамындагы сквер яңартылды. Ремонт һәм төзелеш эшләре барган урыннардагы яшел утыртмалар Лебедева һәм Чернышевский урамнарына, шулай ук Кошевой урамы буйлап район хастаханәсе янына күченделәр.

Ә бит ремонтланган урыннар күбрәк?

Өстәмә акчалар Маяковский урамы юлын һәм Лебедева урамына тротуар салуга тотылды. Ә Коммунальныйда тротуар икенче якка күчерелде, юл киңәйде һәм өстәмә машина кую урыннары барлыкка килде.

Су белән тәэмин итү республика программасы кысаларында Сокуры авылының Мишә урамында су үткәрү эшләре алып барыла. Скважина бораулана һәм янгын куркынычсызлыгы нормалары буенча ике торбалы суүткәргеч салына.

Никольский авыл җирлегендә 400 м асфальт каплам ремонтланды, үзәк мәйданны төзекләндерү буенча күп эшләнде, мәдәният йорты һәм балалар бакчасы янына тротуар салынды.

Районның авыл җирлекләрендә нинди объектлар төзелде?

Яушыйк һәм Дятлово авылларында яңа мәдәният йортлары төзелде, тирә-яклары төзекләндерелде. Татар Янтыгында клуб һәм Макаровка авыл җирлеге Советы биналарына капиталь ремонт ясала. 25 Октябрь исемендәге совхоз поселогында һәм Габишевода балалар бакчалары ремонтланды. Столбище мәктәбенә капиталь ремонт ясалды.

Быел яңа торак йортлар төзү һәм өйләрне капиталь ремонтлау эшләре алып барыламы?

Габишево авылында ике, Лаешта бер күп квартирлы йорт салына. 25 Октябрь исемендәге совхоз поселогында, Дятлово, Нармонка, Габишево, Орловка һәм Комлы Ковалида тагын күп квартирлы сигез йортта капиталь ремонт эшләре бара.

Барлык эшләр планлы төстә алып барыла һәм финанслауга бәйле. Быел акчалар тулы күләмдә бүленде, тагын өстәмә акчалар - шуңа күрә күп эшләнде. Әмма тынычланырга иртәрәк - киләсе елда яңа эшләр булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район