Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Район уку йортлары республика конкурсында алда баралар

Белем бирү оешмаларын яңа 2016-2017 уку елына иң яхшы әзерләүгә смотр-конкурсның зона этабы төгәлләнде. Конкурс республиканың җиде зонасында үтте. Лаеш районы Казан, Балык Бистәсе һәм Яшел Үзән районнары белән ярышты. Жюри составына ТР мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары, ТР иҗтимагый палатасы, ТР мәгариф министрлыгы иҗтимагый советы...

Белем бирү оешмаларын яңа 2016-2017 уку елына иң яхшы әзерләүгә смотр-конкурсның зона этабы төгәлләнде.

Конкурс республиканың җиде зонасында үтте. Лаеш районы Казан, Балык Бистәсе һәм Яшел Үзән районнары белән ярышты. Жюри составына ТР мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары, ТР иҗтимагый палатасы, ТР мәгариф министрлыгы иҗтимагый советы һәм яшьләр җәмәгать оешмалары әгъзалары кергән иде. Конкурста гомумбелем оешмалары, шул исәптән махсус (коррекция) һәм урта һөнәри белем бирү уку йортлары катнашты. Мәктәп яны территориясе күренешенә һәм яңа уку елына әзерлеккә күп билгеләр буенча бәя бирелде.

Безнең районнан бәйгедә Лаеш интернат-мәктәбе, балалар йорты һәм техник-икътисад техникумы, Габишево һәм Хәерби мәктәпләре катнашты.

Жюри әгъзалары бу учреждениеләрне зур кызыксыну белән карадылар. Лаешның сукырлар һәм начар күрүче балалар өчен махсус интернат- мәктәбенә килгән кунаклар күргәннәрдән гаҗәпкә калдылар. Уку йорты территориясенә керүгә башланган чәчәк түтәлләре күзгә ташлана. Импровизацияләнгән чәчәк сулыкларында һәм түтәлләрдә мультфильм геройлары урын алган.

Бина холлындагы стена тәрбияләнүчеләрнең спорттагы казанышлары өчен алган кубоклары, дипломнары, медальләре белән тулы. Якты коридорларга яхшы укучыларның портретлары һәм мәктәп тормышын сурәтләгән картиналар эленгән. Ярымтүгәрәк ашханә тыйнак актлар залын тулыландыра. Иркен йокы бүлмәләрендә дәресләрдән соң тынычлап ял итәргә була. Уку бүлмәләре һәм остаханәләр үзенчәлекле булулары белән аерылып торалар һәм эшкә җәлеп итәләр. Кунакларга учреждениенең спорт һәм мунча комплексы да ошады. Зур теплица да игътибар үзәгендә булды, аның түтәлләрендә гадәти яшелчәләр белән бергә шактый зур карбызлар да өлгереп килә.

Махсус (коррекция) белем бирү оешмалары арасында зона этабында Лаеш интернаты беренче урын алды. Габишево мәктәбе һәм Лаеш техник-икътисад техникумы да җиңү яулады. Урта һөнәри белем бирү учреждениеләре арасында ул иң яхшысы булды. Жюри муниципаль авыл мәктәпләре арасында мактаулы икенче урынны Хәерби мәктәбенә бирде.

Конкурсның финалы һәм бүләкләү 2016 елның 18 августында Лаешта була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район