Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

РФ Дәүләт Думасына сайлауларны Александровка авылында грипптан вакцина ясау белән берләштерделәр.

Лаеш районының кечкенә авылларында яшәүчеләр дә сайлау участокларына актив төстә килделәр. Александровка авылы клубына сайлауларга участок ачылу вакытына Бутыри, Александровка, Югары һәм Түбән Кармачи авылларының ярты халкы диярлек килгән иде. Авыл кешеләре иртә тора, ә монда тавыш бирү белән бергә гриппка каршы прививка ясату мөмкинлеге булу турында ишеткәннәр. -Теләүчеләр күп...

Лаеш районының кечкенә авылларында яшәүчеләр дә сайлау участокларына актив төстә килделәр. Александровка авылы клубына сайлауларга участок ачылу вакытына Бутыри, Александровка, Югары һәм Түбән Кармачи авылларының ярты халкы диярлек килгән иде.
Авыл кешеләре иртә тора, ә монда тавыш бирү белән бергә гриппка каршы прививка ясату мөмкинлеге булу турында ишеткәннәр.
-Теләүчеләр күп - бу кешеләргә уңайлы, эштән сорап китәргә кирәкми, - дип аңлата Александровка ФАПы мөдире Зоя Зеленюк, - без кирәкле бар нәрсә белән җиһазландырылган махсус кабинет бүлеп бирдек.
-Халык яхшы килә, актив, - ди участок сайлау комиссиясе рәисе Людмила Гущина. - Иртәнге сәгать 9, ә безнең 50 % халык тавыш бирде инде.
-Әйе, яшьләр дә, картлар да килә, - дип дәвам итә комиссия секретаре Евгений Суханов, - халык бездә оешкан, вакыйганың мөһимлеген аңлый. Сүз уңаеннан, бездә "гаилә подряды"на да урын бар - комиссия рәисе дә, секретарь дә, фельдшер да - бер гаилә әгъзалары.
Бу вакытта халык килә тора, документлар булган өстәлләр янында чират. Тавыш бирергә гаиләләре белән киләләр, мәсәлән, Фединнар гаиләсе кебек.
-Яхшы тормышны сайлыйбыз! - диләр авыл кешеләре. Сайлауларга исем анасы белән килгән биш яшьләр тирәсендәге кызчык комиссиягә кул болгый. Шул ук вакытта клубта гомерендә беренче тапкыр сайлауларда катнашучы бердәнбер яшь сайлаучы Константин Ларинны көтәләр. Аны сюрприз - яшь гражданның олы тормышка адымнарын сурәтләгән фоторәсемнәр барлыкка киләчәкфотоальбом көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев