Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

“Һәркемгә ачык белем бирүдә технологияләрне камилләштерү“

Лаеш районында старт алган Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең "Нәтиҗәле мәгариф системасы: үсешнең муниципаль моделе"2016 елгы республика август киңәшмәсенең концепциясе шундый. Аның төп бурычлары: ирешелгәндә туктап калмау, алдынгы тәҗрибәне кертү һәм югарырак күрсәткечләргә ирешергә омтылу. Конференциянең беренче көнендә Лаеш техник-икътисад техникумы кунакчыл хуҗа булды. Биш шәһәрара автобуста килгән катнашучылар...

Лаеш районында старт алган Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең "Нәтиҗәле мәгариф системасы: үсешнең муниципаль моделе"2016 елгы республика август киңәшмәсенең концепциясе шундый. Аның төп бурычлары: ирешелгәндә туктап калмау, алдынгы тәҗрибәне кертү һәм югарырак күрсәткечләргә ирешергә омтылу.

Конференциянең беренче көнендә Лаеш техник-икътисад техникумы кунакчыл хуҗа булды. Биш шәһәрара автобуста килгән катнашучылар чара башланыр алдыннан бик теләп аудиторияләрне, спорт залларын һәм остаханә корылмаларын карап йөрделәр.

-Кадрлар әзерләгәндә безнең бурыч - Татарстанда һөнәри белем бирүнең абруен күтәрү һәм аны дөнья стандартлары дәрәҗәсенә чыгару, - дип билгеләде уку йорты территориясе буйлап экскурсиядә йөргәндә әңгәмә барышында республика мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов.

Киңәшмә ТР мәгариф һәм фән министрлыгы белән кадрлар әзерләүче ресурс үзәге арасында "Һөнәри белем бирүне оештыру эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү өчен планлаштырылган күрсәткечләргә ирешүдә үзара хезмәттәшлек турында" килешүенә имза салудан башланды. Актлар залында буш урыннар юк иде. Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев һәм республика мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов доклад белән чыгыш ясадылар.

-Бүген безгә балалар-ның һөнәр сайлавына зур игътибар бирергә кирәк, - дип ассызыклады үз чыгышында эшче кадрлар әзерләү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты һәм ДПО директоры урынбасары Сергей Картошкин, - алар белгечлекне омтылышлары буенча сайларга тиешләр.

"Татарстан Республикасында һөнәри белем: халыкара стандартларга ярашлы төстә әзерлек сыйфатын күтәрү перспективалары" секциясе республиканың иң яхшы остазларын бүләкләү тантанасы белән тә-мамланды. Әлмәт политехник көллияте директоры Илдар Баһманов, Түбән Кама нефтехимия һәм нефть эшкәртү техникумы укытучысы Зөбәрҗәт Гарифуллина һәм Казан авиация-техник көллияте директоры урынбасары Ринат Шәмсетдинов "Россия Федерациясенең мактаулы урта һөнәри белем бирү хезмәткәре" исеменә лаек булдылар. Педагогларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыклары Мактау грамоталары, шулай ук I, II һәм III дәрәҗә дипломнар тапшырдылар. Техникумнар һәм көллиятләрнең бәхетле укытучылары бер-берсен лаеклы бүләкләре белән котларга ашыктылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район

2
X