Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Роботлар һөҗүм итә

Лаешның 1 нче гимназиясе базасында берничә ел дәвамында техник яктан сәләтле гимназистларның "Робототехника" берләшмәсе эшли. Мәктәптә техник түгәрәкләр барлыкка килү мәктәпләр базасында техник берләшмәләрне үстерү буенча проектларның республика конкурсында җиңгәннән соң мөмкин булды. Бүлеп бирелгән грант акчаларына район администрациясе ярдәмендә мәктәпкә ике база җыелма - конструкторлар кайтты, зиһенле һәм фантазиягә...

Лаешның 1 нче гимназиясе базасында берничә ел дәвамында техник яктан сәләтле гимназистларның "Робототехника" берләшмәсе эшли. Мәктәптә техник түгәрәкләр барлыкка килү мәктәпләр базасында техник берләшмәләрне үстерү буенча проектларның республика конкурсында җиңгәннән соң мөмкин булды.

Бүлеп бирелгән грант акчаларына район администрациясе ярдәмендә мәктәпкә ике база җыелма - конструкторлар кайтты, зиһенле һәм фантазиягә бай булганда, алар ярдәмендә йөзгә якын төрле оригиналь эшләүче робот модельләре җыярга була. Үз роботына "җан кертү" һәм аны куелган бурычларны мөстәкыйль башкарырга өйрәтү өчен чиста техник күнекмәләрдән тыш, бала программист күнекмәләренә дә ия булырга тиеш. Һәм менә бер ай тирәсе элек гимназия тарихында беренче робот сыйныф идәнендә ясалган лабиринт буйлап ышанычлы төстә атлап китте. "Акыл иясе"нең авторы - "Робототехника" берләшмәсендә катнашучы Елизавета Тухтина. Булачак инженер-программистлар командасы Алабугага робототехника буенча IV республика ярышларына җибәрелә. Команда составында Елизавета Тухтина (11 сыйныф) һәм Данила Макин (9 "Б") чыгыш ясый. Икесе дә ярышларда катнашучы сертификатлары белән кайта.

Мондый дәрәҗәдәге ярышларда катнашу тәҗрибәсе булмау команда өчен төп кыенлык була.

-Мисал өчен, без күрше Балык Бистәсе командасын күрдек. Алардан 15 катнашучының һәркайсының үз җыелмасы һәм ярыш вакытында программага үзгәреш кертү өчен ноутбуклары бар, бердәм форма турында әйтеп торасы да юк. Шуңа күрә мәктәп түгәрәгенең җиңүгә шанслары аз иде, - дип хәлгә аңлатма бирәләр гимназия педагоглары.

-Без алган җыелмаларда 8 мең сум тирәсе торучы лицензияле программа тәэмин ителеш юк, шуңа күрә безнең роботлар көндәшләребез өчен мөмкин булган бар гамәлләрне дә башкара алмыйлар. Катлаулы киртәләрне үткәндә безгә хәтта интернет мөмкинлекләре һәм тәрбияләнүчеләребез Лиза белән Даниланың инглиз телен бик яхшы белүе дә ярдәм итмәде, - дип билгеләп үтте берләшмәнең кече төркеме җитәкчесе, физкультура һәм ОБЖ укытучысы В.Маслов.

Ни генә булмасын, гимназия җитәкчелеге, бигрәк тә тәрбияләнүчеләр үзләре ярышларда катнаша алуларыннан, тәҗрибә җыеп яңа дуслар - фикердәшләре белән танышуларыннан, башка районнар ничек эшләвен һәм хәзерге вундеркиндларның нинди роботлар ясавын күрә алуларыннан канәгать.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево Гимназия № 1