Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов: ‘‘Безнең бурыч – кешеләр арасында булу!’’

Сокуры авылы Росс-ия Федерациясе алтынчы чакырылыш Дәүләт Думасы депутатлары игътибар үзәгендә булды. Бер үк көнне монда "Бердәм Россия" депутатлар фракциясе вәкилләре Марат Барыев һәм Ирек Богуславский килде. Бу Лаеш районының үзәгендә булган торак пунктның динамик үсүе белән аңлатыла. Республика дәүләт программаларын тормышка ашыру нәтиҗәсендә авыл яшәешендә уңай үзгәрешләр бара. Аларга...

Сокуры авылы Росс-ия Федерациясе алтынчы чакырылыш Дәүләт Думасы депутатлары игътибар үзәгендә булды. Бер үк көнне монда "Бердәм Россия" депутатлар фракциясе вәкилләре Марат Барыев һәм Ирек Богуславский килде.

Бу Лаеш районының үзәгендә булган торак пунктның динамик үсүе белән аңлатыла. Республика дәүләт программаларын тормышка ашыру нәтиҗәсендә авыл яшәешендә уңай үзгәрешләр бара. Аларга иң амбициоз проектларны тормышка ашыруда халык ышанычлылары ярдәм итә. Алар республика хөкүмәте, муниципаль хакимият белән кулга кул тотышып, халык ярдәмендә бер авылда социаль-икътисадны үстерүнең барлык 30 программасын тормышка ашыралар. "Сокуры" сәнәгать мәйданчыгында булганнан соң Марат Барыев моңа басым ясады.

-Монда яшәүчеләр һәм эшләүчеләрнең киләчәге кызыклы. Сәнәгать мәйданчыгы резидентлары, эшмәкәрләр, эшчеләр тырышлыгы белән сез шәһәргә якынаясыз. Монда яшьләр - бу бик тә өметле, - дип билгеләп үтте Марат Мансур улы сәнәгать зонасы эшчеләре белән очрашканда.

Федераль юлга урнашкан Сокуры соңгы елда бик нык үзгәрде. Яңа балалар бакчасы һәм үзгәртеп корылган мәдәният йорты, тигез, шома юллар һәм яңартылган чиркәү, якташыбыз Гавриил Державинга стела һәм искиткеч парк, фонтанлы буа, сәүдә-офис үзәгенең заманча бинасы. Сокурылылар бу үзгәрешләргә сөенәләр. Мәктәптә үткән актив утырышында алар шушы хакта сөйләделәр.

Монда берничә авыл җирлеге, җәмәгать оешмалары вәкилләре, укытучылар, мәдәният, сәламәтлек саклау хезмәткәрләре җыелды. Һәркайсы РФ Дәүләт Думасы депутатларына сорау бирергә теләде. Мәсәлән, Александровка авыл җирлеге башлыгы Виталий Германовны һәм аның коллегаларын халык саны 100 кешедән аз булган кечкенә торак пунктларга килү юллары проблемалары кызыксындыра. Моңа Ирек Богуславский җавап бирде:

-Без үзебез үти алмаган бурычларны алмыйбыз. Әмма сез урыннарда күп эшли аласыз. Үз тәкъдимнәрегезне ясагыз - без эшкә алырбыз.

Яшь гвардиячеләр исеменнән чыгыш ясаган Александр Портнов Марат Барыевка мөрәҗәгать итеп районда Боз сарае булмавын әйтте. РФ Дәүләт Думасында яшьләр эшләре һәм спорт комитетында булган Марат Мансурович бу мәсьәләне хәл итүдә ярдәм күрсәтергә ышандырды һәм борчыган сорауларны "ТНВ" каналында туры эфирда тикшерергә чакырды.

-Безнең фракция иң нәтиҗәлесе, ә 13 кеше составындагы Татарстан депутатлары төркеме барлык мөһим эшләр буенча карар кабул итә. Дәүләт Думасы эшчәнлеге ачык һәм үтә күренмәле, - дип ассызыклады ул. - Депутатлыкка кандидатлар белән очрашуда республика лидеры Рөстәм Миңнеханов болай диде бит: "Безнең бурыч - кешеләр арасында булу!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район