Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Сак булыгыз: ТКХ өлкәсендә алдакчылар

ТКХ өлкәсендәге караклык компанияләр чыгымы дип күрсәтелә Ә нәтиҗәдә коммуналь хезмәтләргә тарифлар күләме үсә. Татарстанның хокук саклау органнары шундый нәтиҗә ясый. Кайбер идарәче компанияләр (ТСЖ, ЖСК) җитәкчеләре торак-коммуналь хезмәтләргә, шул исәптән электр энергиясенә тариф сеткасын законсыз күтәрәләр, халыктан җыелган түләүләрне компания әйләнешеннән чыгару мөмкинлеге бирә торган төрле схемалар кулланалар. -Узган...

ТКХ өлкәсендәге караклык компанияләр чыгымы дип күрсәтелә

Ә нәтиҗәдә коммуналь хезмәтләргә тарифлар күләме үсә. Татарстанның хокук саклау органнары шундый нәтиҗә ясый.

Кайбер идарәче компанияләр (ТСЖ, ЖСК) җитәкчеләре торак-коммуналь хезмәтләргә, шул исәптән электр энергиясенә тариф сеткасын законсыз күтәрәләр, халыктан җыелган түләүләрне компания әйләнешеннән чыгару мөмкинлеге бирә торган төрле схемалар кулланалар.

-Узган 8 айда Татарстан ЭЭМ хезмәткәрләре ТКХ өлкәсендә 88 җинаятьне ачыкладылар, - дип хәбәр итә ТР ЭЭМ матбугат хезмәте. - Алардан 59 факт - вәкаләтләреннән явызларча файдалану, 14е - үзләштерү яки акча туздыру, 10ы - алдау очрагы.

-Әлеге фактлар буенча 28 җинаять эше кузгатылган. Алар буенча китерелгән зыян 180 миллион сум тәшкил итә. Мәсәлән, Балык Бистәсе предприятиеләренең берсендә котельный директоры акча үзләштергән. Модуль котельный һәм насос станциясе сатып алу сылтавы белән ул 6 миллион 343 мең сум акча урлый. Хәзер аңа судта аңлашырга туры киләчәк.

Яр Чаллыда яшәүче кайберәүләргә дә бәхет елмаймаган. Аларның йортларына намуссыз компанияләрнең берсе хезмәт күрсәткән. Җыелган суммадан миллионнан артык акчаны генераль директор белә торып капремонт фондын формалаштыру буенча махсус счетка кертмәгән. Тагын 15 миллион сум үзләштергән. Эләккән. Яңа гендиректор куйганнар. Анысы да яхшырак булып чыкмаган: әлеге идарәче компаниягә ышаныч белдергән кешеләрнең тагын бер миллион сум акчасын урлаган.

-Хәзерге вакытта шик астындагы ике кешегә карата да җинаять эшләре күзгатылган, - дип хәбәр итә ТР ЭЭМ матбугат хезмәте. - Әлеге маддәләр санкцияләрендә каралган максималь җәза дүрт елга кадәр срокка иректән мәхрүм итү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X