Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Сайлау ясалды

Билгеле борынгы әйтемне узган якшәмбе вакыйгаларына бәйле төстә үзгәртеп, барлык юллар да сайлау участокларына илтте, дип әйтергә мөмкин. Район башлыгы Михаил Афанасьев бюллетеньнәрне Усадыда - теркәлү урыны буенча тутырды. Монда, башка участоклардагы кебек үк, тыныч һәм эшлекле атмосфера хөкем сөрә иде. Ул паспортын күрсәтте, ә аннан соң барысы да ничек...

Билгеле борынгы әйтемне узган якшәмбе вакыйгаларына бәйле төстә үзгәртеп, барлык юллар да сайлау участокларына илтте, дип әйтергә мөмкин.

Район башлыгы Михаил Афанасьев бюллетеньнәрне Усадыда - теркәлү урыны буенча тутырды. Монда, башка участоклардагы кебек үк, тыныч һәм эшлекле атмосфера хөкем сөрә иде. Ул паспортын күрсәтте, ә аннан соң барысы да ничек тиеш шулай дәвам итте: бюллетеньне алу турында имза куйды, кабинага үтте, үз фикерен белдерде һәм бланкларны урнага салды.

Имәнкискәдә яшәүче 100 яшьлек Вильдан Гариф улы Гарипов сайлау участогына улы һәм килене белән иртәнге 8 гә килде. Ходай аңа сәламәтлек биргән, шуңа күрә тавыш бирү уза торган мәктәпкә кадәр үзе килергә булган.

-Мондый көндә өйдә утырып буламыни? - дип аптырый Вильдан бабай. - Мин яшь булмасам да, мөһим эшләрдән читтә калмыйм. Минем тавыштан күп нәрсә тора.

Район яшьләре дә өлкән кешедән калышмый. Мәсәлән, лаешлылар тавыш бирергә хәтта ретро-автомобильләрдә дә килделәр, шуның белән бу көннең гади генә булмыйча, зуррак һәм мөһимрәк көн икәнен күрсәттеләр.

Александровка авылы клубы янына 8 сәгатькә сайлаучыларның яртысы - Бутыри, Александровка, Югары һәм Түбән Кармачи авылларында яшәүчеләр җыелды. Александровка ФАПы мөдире Зоя Зеленюк сайлаулар көнен гриппка каршы гомуми вакцинация көне дә итәргә уйлаган. Атна уртасында кешеләрнең вакыты юк, шуңа күрә ул авылдашлары хәленә керә: шунда ук, клубта, вакциналар ясый.

-Ә нәрсә, яхшы уйланылган! - дип соклана аның пациентлары. - Ике мөһим эшне берьюлы эшләдек.

Статистика

-Тавыш бирү хокукы булган район кешеләре саны - 30 мең 250 кеше.

-Беренче тапкыр тавыш бирделәр - 343 сайлаучы.

-Участоклар ябылган вакытка районның 96,86% сайлаучысы тавыш бирде.

Күптән түгел генә пост кабул иткән полиция участок уполномоченные Айдар Нуриев сайлау участогына тавыш бирер өчен генә килмәде. Ул үзе тынычлыкларын сакларга тиеш булган кешеләр белән танышырга уйлаган. Чөнки аның участогының барлык өлкән кешеләре диярлек сайлау көнендә Лаеш техник-икътисад техникумына килде.

1741нче сайлау участогында (Нармонка авыл җирлеге), бар җирдәге кебек үк, тавыш бирүне төрле партия вәкилләре күзәтте.

-Сайлаулар федераль законга ярашлы төстә үтте, бозулар юк, - дип аңлатма бирә "Бердәм Россия" партиясеннән күзәтүче Илнур Хәбибуллин. - Халык югары активлык күрсәтте. Участокларда тыныч, эшлекле шартлар. Миннән тыш, монда башка партияләрдән - КПРФ, "Гадел Россия", "Россия коммунистлары"ннан күзәтүчеләр дә бар иде.

Татар Янтыгы авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Гөлнур Лукина да нинди дә булса бозулар булмавы турында сөйли.

-Бездә халык дус, сайлауларга җаваплы карыйлар. Ә бозуларга килгәндә... Нинди бозу булсын ди - барысы да күз алдында. Урналар үтә күренмәле. Залда күзәтүчеләр утырды. Бернинди басым ясау да булмады, һәркем ничек кирәк дип саный шулай тавыш бирде.

Россиянең киләчәге өчен тавыш бирәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X