Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Сайлауларга әзерлек план буенча бара

Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау буенча сайлау кампаниясе хәлиткеч фазага керде. Тавыш бирү көненә бер ай калды, аның дәвамында күп төрле иҗтимагый, массакүләм мәдәни һәм спорт чаралары үткәрү планлаштырыла. Сайлаучыларны нинди чаралар көтүе турында газетабыз хәбәрчесенә Лаеш районы территориясендә мобиль җәмәгать кабул итүе эше өчен җаваплы Роза Мышева сөйләде....

Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау буенча сайлау кампаниясе хәлиткеч фазага керде.

Тавыш бирү көненә бер ай калды, аның дәвамында күп төрле иҗтимагый, массакүләм мәдәни һәм спорт чаралары үткәрү планлаштырыла. Сайлаучыларны нинди чаралар көтүе турында газетабыз хәбәрчесенә Лаеш районы территориясендә мобиль җәмәгать кабул итүе эше өчен җаваплы Роза Мышева сөйләде.

-Районда "Татарстан командасы" иҗтимагый инициативасы кысасында көн саен төрле чаралар үтә. Расланган графикка ярашлы төстә, районның торак пунктларында агитация материаллары тарату һәм сайлаучылардан тәкъдимнәр, наказлар җыю белән пикетлар үткәрелә. Шулай ук мобиль җәмәгать кабул итүе эшли, мәсәлән, 25 августта ул Столбище, Никольский һәм Комлы Ковали авылларында сайлаучылар кабул итте. 29 августта Лаеш шәһәрендә РФ Дәүләт Думасы депутатларына кандидатларның "Брендлы" автобус туры планлаштырылган. "Татарстан командасы" инициативасы состав өлешенең берсе - ишегалды һәм урам бәйрәмнәре үткәрү. Лаешта чираттагы халык күңел ачулары 9 һәм 14 сентябрьдә булачак. Шәһәр һәм авыл җирлекләрендә составында 100 дән артык кеше булган агитаторлар командасы формалаштырылган һәм эшли.

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлау 2016 елның 18 сентябрендә үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район выборы