Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Синең кешеләрең, Лаеш ягы

Һәркемне шатландырып яхшылык эшләргә Яннарында яхшылык теләү, яктылык, уңай энергия аурасы җыела торган кешеләр бар. Алар активлыклары, аралашучанлыклары белән җәлеп итәләр, һәр эштә алдынгы позициядә торалар. Лаешлылар районның пенсионерлар берлеге рәисе Лидия Грабалинаны шундый кеше буларак беләләр. Үзенең хезмәт эшчәнлеген Лидия Петровна 1966 елда Казан авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаганнан соң...

Һәркемне шатландырып яхшылык эшләргә

Яннарында яхшылык теләү, яктылык, уңай энергия аурасы җыела торган кешеләр бар. Алар активлыклары, аралашучанлыклары белән җәлеп итәләр, һәр эштә алдынгы позициядә торалар. Лаешлылар районның пенсионерлар берлеге рәисе Лидия Грабалинаны шундый кеше буларак беләләр.

Үзенең хезмәт эшчәнлеген Лидия Петровна 1966 елда Казан авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаганнан соң башлый. Икътисадчы һөнәре һәм башкарма комитетта эшләү кешеләр белән тыгыз аралашуны күздә тота. Күрше Алексеевск районында туып-үскән кыз Лаешта тиз җайлаша, үз кешегә әйләнә. 1968 елда булачак тормыш иптәшен, райгаз хезмәткәре Александр Федоровичны очрата. Шул чордан башлап әлеге гади булмаган хатын-кыз язмышында гаилә, хезмәт, иҗтимагый тормыш тыгыз үрелеп бара.

1974 елда ул партия райкомы бухгалтеры булып эшли башлый. Хакимият коридорларында үз кеше генә булып калмыйча, катгый дисциплинаны - тәртип, отчетлык һәм исәп-хисапны кабул итү өчен кешенең нинди эшлекле сыйфатларга ия булырга тиешлеген ул вакытларны хәтерләгәннәр яхшы аңлый. Лидия Петровна үз вазифасында 1991 елга кадәр эшли. Тормыш тәэмин итүнең мөһим мәсьәләләрен һәм эшчәнлекнең бар тармакларындагы проблемаларны иңне-иңгә куеп хәл итәргә туры килгән район җитәкчеләрен ул аеруча җылылык белән искә ала.

-Дания Салиховна Дәүләтшина, Юрий Иванович һәм Анатолий Иванович Демидовлар, Валерий Павлович Васильев һәм башка күпләр җитәкчелегендә хезмәт куюым белән горурланам. Коллегаларым - Галина Федоровна Беляева, Валентина Васильевна Кива, Тамара Ивановна Аполлонова, Александр Николаевич Кузнецов белән еш очрашам. Безнең коллектив бик дус иде.

Пенсия реформасы башлануга Лидия Петровнаны, тәҗрибәле кеше буларак, Пенсия фондының баш уполномоченные итеп билгелиләр. Ул аңа 2004 елга кадәр - пенсиягә киткәнче җитәкчелек итә.

Шул вакыттан алып бүгенге көнгә кадәр Лидия Грабалина Лаеш районы пенсионерлар берлеге рәисе булып, урам комитетына җитәкчелек итеп актив иҗтимагый эш алып бара. Урам бәйрәме булсынмы, Шәһәр көнеме, инвалидлар яки өлкән кешеләр ункөнлеге чараларымы, ул һәрчак вакыйгалар үзәгендә. Лаешлылар аңа бар мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итәргә күнеккән, аның һәрвакыт ярдәм итәсен, дәртләндереп җибәрәчәген беләләр.

Лидия Петровна һәрчак якыннарының, гаиләсенең ярдәмен тоя. Аның искиткеч балалары - улы һәм кызы, биш оныгы бар.

Әлеге кешенең тормыш кредосы гади - кешеләргә шатлык китерерлек яхшылык эшләү. Һәм ул гомере буе әлеге кагыйдәне үтәп яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев