Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Синоптиклар кисәтә: һава торышы начарлана

Гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясенең узган чәршәмбедә булган утырышында бар хезмәтләрнең якынлашучы начар һава торышына әзерлеге турында фикер алыштылар. Электр тапшыру линияләре бозлану һәм аның нәтиҗәсе буларак электр чыбыгы өзелү ихтимал. Хәзер үк инде явым-төшемнең бер еллык нормасы яуды, юл хезмәтләре көчәйтелгән режимда эшли. Трассаларга ЮХИДИ хезмәткәрләренең өстәмә патрульләре...

Гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясенең узган чәршәмбедә булган утырышында бар хезмәтләрнең якынлашучы начар һава торышына әзерлеге турында фикер алыштылар.

Электр тапшыру линияләре бозлану һәм аның нәтиҗәсе буларак электр чыбыгы өзелү ихтимал. Хәзер үк инде явым-төшемнең бер еллык нормасы яуды, юл хезмәтләре көчәйтелгән режимда эшли. Трассаларга ЮХИДИ хезмәткәрләренең өстәмә патрульләре чыгарылган, предприятиеләрдә дежурлык графиклары төзелгән, кар көртләре белән көрәшү өчен авыл хуҗалыгы берләшмәләренең авыр техникасын файдалану турында килешенгән.

Кар көчәергә мөмкин. Шуңа күрә автотранспорт хуҗаларыннан ерак юлга чыгудан тыелуларын үтенәләр: иминлек тәэмин итү өчен юлның аеруча куркыныч участокларын вакытлыча ябарга мөмкиннәр. Машина йөртүчеләргә бигрәк тә игътибарлы булырга, тизлек режимын һәм дистанцияне сакларга кирәк.

Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта 8 (84378) 2-46-01 яки 112 телефоннарына шалтыратыгыз.

Фото: https://yandex.ru/images

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район погода