Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Сәламәтлек саклау Медицина ерак авылларга килә

Сәламәтлек саклау Медицина ерак авылларга килә Атабайда фельдшерлык-акушерлык пункты ачылды. Ул ТРда сәламәтлек саклауны үстерү буенча республика программасы кысаларында төзелгән. Бу авыл - Лаеш районының иң ерак урындагы торак пункты. Анда бар республикадан һәм күрше төбәкләрдән балык тотарга яратучылар килә. Шуның өстенә Атабайның үз халкы да елдан-ел арта. Шулай булгач...

Сәламәтлек саклау

Медицина ерак авылларга килә

Атабайда фельдшерлык-акушерлык пункты ачылды. Ул ТРда сәламәтлек саклауны үстерү буенча республика программасы кысаларында төзелгән.

Бу авыл - Лаеш районының иң ерак урындагы торак пункты. Анда бар республикадан һәм күрше төбәкләрдән балык тотарга яратучылар килә. Шуның өстенә Атабайның үз халкы да елдан-ел арта. Шулай булгач ФАП төзү аеруча актуаль була.

Ачу тантанасында Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев, ТР сәламәтлек саклау министрлыгының капиталь төзелеш бүлеге начальнигы Артур Нәбиуллин, Лаеш үзәк район хастаханәсе баш табибы Елена Коробова катнашты. Михаил Владимирович авыл кешеләренә ФАПка мөмкин булганча сирәк килүләрен теләде. Прививка ясатырга булса гына инде. Атабай авыл җирлеге башлыгы Люзия Хәлилова авыл кешеләренең фельдшерлык-акушерлык пункты ачылуны күптән көтүләре турында сөйләде, район һәм республика җитәкчелегенә ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде.

Сәламәтлек саклау объектының яңа бинасы модуль схема буенча төзелгән. Аның барлык компонентлары Татарстанда "Нефтемаш" заводында эшләгән. ФАПның мәйданы 62,5 квадрат метр тәшкил итә. Ул беренче ярдәм күрсәтүнең барлык чаралары, кирәкле дарулар һәм аппаратура белән җиһазландырылган.

Яңа фельдшерлык-акушерлык пунктын карарга һәм бәяләргә Атабайда яшәүче йөзләрчә кеше килде. Бу вакыйга алар өчен чын бәйрәмгә әйләнде. ФАПны ачуда "Бибинур" ансамбле чыгыш ясады, ә урамда җырлар һәм биюләр белән халык күңел ачуы оештырылды. Авыл хезмәтчәннәре шатлыгының чиге юк иде. Чөнки хәзер укол яки прививка ясату өчен уннарча километр юл үтәргә кирәкми. Заманча медицина кешеләргә үзе килә.

-Баланы өйдән ерак түгел җирдә карый алулары бик уңайлы, - дип үз шатлыгы белән уртаклаша яшь әни Венера Хәйруллина.

Татарстанда сәламәтлек саклауны үстерү программасы буенча мондый учреждениеләр Лаеш районы һәм республиканың башка торак пунктларында да ачылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев