Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Соңгы ун елда яшьләр тамырдан үзгәрде

Россиядә тормыш дәрәҗәсе күтәрелү, һәркемнең Интернетка керү мөмкинлеге барлыкка килү, буш вакыт арту белән үсмерләр тормышның иҗади ягына ешрак игътибар бирә башладылар. Минем юлымда очраган һәр икенче кеше бертөрле эш башкарганда (мәсәлән, җыештырганда) яки төгәл исәпләүләр таләп итүче предметлар белән шөгыльләнгәндә музыка тыңлый. Һәр өченчесе - бик һәвәс киноман. Ә...

Россиядә тормыш дәрәҗәсе күтәрелү, һәркемнең Интернетка керү мөмкинлеге барлыкка килү, буш вакыт арту белән үсмерләр тормышның иҗади ягына ешрак игътибар бирә башладылар.

Минем юлымда очраган һәр икенче кеше бертөрле эш башкарганда (мәсәлән, җыештырганда) яки төгәл исәпләүләр таләп итүче предметлар белән шөгыльләнгәндә музыка тыңлый. Һәр өченчесе - бик һәвәс киноман. Ә һәр дүртенчесе - китап укырга бик ярата.

Ниһаять, китап уку модага керде! Хәзерге яшьләр үзләрен тыңларга өйрәнде. Социаль челтәрдән дөрес файдаланганда күп кенә файдалы нәрсәләргә өйрәнергә яки проблемаларыңны чишү юлын табарга була. Мәсәлән, психология белән мавыгучы яшүсмерләр социаль челтәрдә үз төркемнәрен булдырганнар. Ул балигъ булу проблемаларын хәл итәргә ярдәм итә, аның битләрендә теләсә нинди, хәтта бик шәхси сорауны да бирергә була.

Күпләр үз белемнәре белән уртаклашырга теләүләрен сизгәннәр. Алар блоглар булдыра, видеога төшерә һәм аларны видеохостингларга җибәрә башлаганнар. Нәрсәгә өйрәнүләре турында сөйлиләр, киңәшләр бирәләр. Шулар ярдәмендә мин, берничә мәкалә укып яки бер-ике ролик карап, теләсә кайсы катлаулы компьютер программасына төшенә алам.

Хикәяләр, шигырь яки музыка язучылар шактый күп. Хәзер кешеләргә үз иҗаты белән бүлешү һәм танылганлык алу бик җиңел: әсәреңне социаль челтәргә яки шундый тематикалы популяр сайтка җибәрү дә җитә.

21 гасыр балалары бездән үрнәк алыр, шулай ук үзләренең иҗади сәләтләрен үстерер, хыялларын тормышка ашырыр дип өметләнәм. Һәркем, хәтта өлкән кеше дә, тормышка уңай яктан гына карарга өйрәнер һәм үз юлында очраган бар кешегә файдалы булыр дип ышанам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район нармонка школа