Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Соры хезмәт базарына – юк

Лаеш районында конверттагы хезмәт хакы һәм акчаларны максатчан кулланмау белән актив көрәшәләр. Район башкарма комитетының икътисад бүлегендә атнага ике тапкыр формаль булмаган хезмәт базарын адаптацияләү һәм керемнәрне легальләштерү буенча комиссия утырышы үткәрелә. Аның максаты - салым түләүләре һәм фондларга күчерүләр буенча бурычларны минимальләштерү. Сорауларны салым органнары, прокуратура, суд приставлары хезмәте,...

Лаеш районында конверттагы хезмәт хакы һәм акчаларны максатчан кулланмау белән актив көрәшәләр.

Район башкарма комитетының икътисад бүлегендә атнага ике тапкыр формаль булмаган хезмәт базарын адаптацияләү һәм керемнәрне легальләштерү буенча комиссия утырышы үткәрелә. Аның максаты - салым түләүләре һәм фондларга күчерүләр буенча бурычларны минимальләштерү.

Сорауларны салым органнары, прокуратура, суд приставлары хезмәте, пенсия фонды, районның финанс-бюджет палатасы һәм мәшгульлек үзәге вәкилләре карап тикшерәләр.

Бу юлы утырышка район оешмалары һәм предприятиеләренең 12 җитәкчесе, шулай ук ике эшмәкәр чакырылган иде. Көн тәртибендә - хезмәткәрләр белән рәсми хезмәт килешүләре төзү һәм мәҗбүри түләүләр буенча бурычларны каплау.

Хокук саклау органнары мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта эшмәкәрләрнең берсенә карата салымнарны түләмәү буенча җинаять эше кузгату турында мәсьәлә карала.

Район хезмәтләре һәм оешмаларының уртак эше нәтиҗәсендә 2016 елның җиде ае дәвамында бюджетка өстәмә 4 миллион сумга якын акча керде. Шулай ук июль-август айларында гына 2 миллион 400 мең сум бурыч җыелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район

2
X