Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Совет сессиясендә районның икътисади үсеше фаразлары турында фикер алыштылар.

Лаеш муниципаль район Советының чираттагы, XII сессиясе булды. Фикер алышу үзәгендә - 2016 елдан 2021 елга кадәр чорга районның социаль-икътисади үсеше мәсьәләләре һәм 2030 елга кадәр планнар. Төп доклад белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Виктор Тябин чыгыш ясады. Ул икътисади үсешнең кызыклы саннарын һәм фактларын китерде. Мәсәлән, 2030 елга...

Лаеш муниципаль район Советының чираттагы, XII сессиясе булды. Фикер алышу үзәгендә - 2016 елдан 2021 елга кадәр чорга районның социаль-икътисади үсеше мәсьәләләре һәм 2030 елга кадәр планнар.
Төп доклад белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Виктор Тябин чыгыш ясады. Ул икътисади үсешнең кызыклы саннарын һәм фактларын китерде. Мәсәлән, 2030 елга гомуми территориаль продукт 143% ка кадәр артачак, төп капиталга инвестицияләр өч тапкыр үсәчәк, территориаль гомуми продуктта кече һәм урта бизнес өлеше 40% ка җитәчәк, бюджетның салым өлеше артачак.
Район башлыгы Михаил Афанасьев билгеләгәнчә, болар чишелерлек мәсьәләләр һәм аларны тормышка ашыру - бар команда эше. Аннан соң сессиядә коррупция белән көрәш мәсьәләләре буенча район башлыгы ярдәмчесе Зарина Каюмова, башлык урынбасары Илгизә Тимершина чыгыш ясады. Сессиядә каралган бар мәсьәләләр буенча шуларга туры килүче карарлар чыгарылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X