Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Озату срогы кыскарган

Чираттагы язгы чакырылыш барышында призывникларны гаскәрләргә озату срогы өч атнага диярлек кыскара. Йөкләмәгә ярашлы төстә, РФ Кораллы көчләре сафларына 24 июньгә - озатуның соңгы срогына кадәр 38 якташыбыз җибәреләчәк.

Озату срогын кыскарту турында карар Казанда 6 июльдә ачылачак Универсиаданы үткәрү белән бәйле рәвештә ТР Хөкүмәте тарафыннан кабул ителгән. Президент Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсенә ярашлы төстә, март аенда ук югары белем бирүче уку йортлары ректорлары белән киңәшмә үткәрелгән, алар чыгарылыш курс студентларының йомгаклау аттестациясен тапшыруын һәм чыгарылыш квалификация эшләрен яклавын 15 майга төгәлләүне тәэмин итәчәкләр. Бу призывникларга медицина комиссиясе үтү өчен хәрби комиссариат бүлекләренә үз вакытында килергә, ә бүлек хезмәткәрләренә чакырылыш һәм вакытыннан алда озату буенча йөкләмәне үтәргә мөмкинлек бирәчәк.

Элек хәбәр ителгәнчә, чакырылыш һәм медицина комиссияләренә кыска срокларда Лаеш районыннан чакырылырга тиешле барлыгы 206 кешегә карата карар кабул итәргә туры киләчәк. ХК бүлеге хезмәткәрләре сүзләре буенча, призывникларны хезмәт урынына җибәрүнең тизәйтелүе чакырылыш сыйфатына йогынты ясамаячак. Узган еллардагы кебек үк, югары һәм урта һөнәри белем бирүче уку йортларын тәмамлаучыларга исәп тоталар. Сәламәтлек торышы һәм гаилә хәле буенча гадәттәге кичектерүләрдән кала, мәктәп тәмамлаучылар өч һәм аннан күбрәк фәннән БДИ тапшырганда чакыру 1 октябрьгә кадәр кичектерелә. Шулай итеп, аларга вузга керү мөмкинлеге бирелә.

26 апрельдә районның "призывник көне" иң яхшы традицияләрдә үтәчәк. Гадәттәгечә, чарада шефлар - КВКУ курсантлары катнашачак. Хәрби оркестр һәм Казан гарнизонының вокаль төркеме чыгышы планлаштырыла.

Озату алдыннан ТР ның җыю пунктында һәр призывник кәрәзле телефон, өй белән элемтәдә тору өчен SIM-карта һәм шулай аталучы призывник сумкасы алачак. Республика SIM-картадан файдаланучы призывникларга ай саен 30 минут сөйләшү, һәм 10 SMS өчен түләячәк. Россия Федерациясе чикләреннән читтә хезмәт итүчеләргә роуминг түләнә. Хәрби хезмәттәгеләргә акчалата түләү дә элеккечә кала: призывник карточкасына ай саен 2 мең сум күчерелә.

"Бүген армиянең башка икәнен билгеләп үтәргә кирәк. Призывникларга да, аларның әти-әниләренә дә аннан куркырга кирәкми, - ди ТР ХКның Лаеш районы бүлегенең гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлекчәсе начальнигы Дина Фадеева. - Бүген солдатлар казарма җыештырмый, плац себерми, яфрак җыймый, бордюр агартмый. Бу функцияләр РФ саклану министрлыгының гражданлык структураларына йөкләнгән. Солдатларның 100% вакытын да армия хезмәте алып тора, ә бу нәкъ бер ел хәрби һәм физик әзерлек. Язгы чакырылышның бер яңалыгы хәрби хезмәттәгеләрнең көн тәртибенә кагыла: моннан соң солдатларга төшке аштан соң бер сәгать йоклау мөмкинлеге бирелә. Атнага бер мунча көне урынына казармаларда көн саен душ керү каралган. Солдатларның туклану шартлары да сизелерлек үзгәргән. Азык әзерләү мәсьәләләре дә гражданлык структураларына йөкләнгән. Меню төрлерәк һәм туклыклырак. Әмма армия армия инде. Ул ял йорты түгел. Хәрби хезмәткәрләр өчен ул һәрчак әхлакый һәм физик яктан чыныктыручы тормыш мәктәбе булды һәм шулай булып кала да.

Хезмәт чорында килеп чыккан барлык сораулар белән призывниклар һәм аларның әти-әниләре ТР ХКның Лаеш районы бүлегенә мөрәҗәгать итә алалар, тел. 8 (84378) 2-82-45.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: призыв комиссии сроки