Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Су саклау зоналары елы – яңа программаларны гамәлгә ашыру

Лаеш районына эш визиты белән экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев килде. Килүнең максаты - республикада Су саклау зоналары елы чаралары программасын гамәлгә ашыруны контрольдә тоту. Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев белән делегация Каипыдагы Брысса елгасы ярына юнәлде. Монда 1,75 километрда елга үзәнен һәм ярларны ныгыту эшләре төгәлләнә. Бу...

Лаеш районына эш визиты белән экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев килде. Килүнең максаты - республикада Су саклау зоналары елы чаралары программасын гамәлгә ашыруны контрольдә тоту.

Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев белән делегация Каипыдагы Брысса елгасы ярына юнәлде. Монда 1,75 километрда елга үзәнен һәм ярларны ныгыту эшләре төгәлләнә. Бу максатларга бюджеттан 8,7 миллион сум акча бүленгән. Озак еллар дәвамында бу участок су басу зонасы булды. Бүген чараларның күп өлеше үтәлгән һәм хәл тотрыклылана. Визит барышында эшлекле киңәшмә булды. Башкалар белән бергә Лаешта яңа чистарту корылмалары төзү турындагы мәсьәлә буенча да фикер алыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район