Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Сыйфатсыз товар өчен акчаны кайтару срогы нинди?

Кулланучылар мондый сорау белән Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына еш мөрәҗәгать итәләр. Сыйфатсыз товар буенча кулланучылар таләпләрен канәгатьләндерү өчен сроклар Россия Федерациясенең "Кулланучылар хокукларын яклау турында" Законының 20, 21 һәм 22 маддәләрендә билгеләнгән. Кулланучы таләбе Акчаны кайтару Сатып алу бәясен киметү Товарны алыштыру Кимчелекләрне бушлай бетерү Кулланучы...

Кулланучылар мондый сорау белән Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына еш мөрәҗәгать итәләр.

Сыйфатсыз товар буенча кулланучылар таләпләрен канәгатьләндерү өчен сроклар Россия Федерациясенең "Кулланучылар хокукларын яклау турында" Законының 20, 21 һәм 22 маддәләрендә билгеләнгән.

Кулланучы таләбе

Акчаны кайтару

Сатып алу бәясен киметү

Товарны алыштыру

Кимчелекләрне бушлай бетерү

Кулланучы яки өченче зат тарафыннан товарның җитешсезлекләрен төзәтүгә чыгымнарны каплау

Кулланучы таләбен канәгатьләндерү срогы

10 көн

10 көн

7 көн, ә сыйфатын өстәмә тикшерү кирәк булганда - 20 көн

Кулланучы белән килешенгән срокта, әмма 45 көннән артык түгел

10 көн

Товар сыйфатын тикшерүне, аның экспертизасын (кирәк булса) сатучы кулланучының күрсәтелгән таләбен канәгатьләндерүгә закон тарафыннан бирелгән вакыттан артык булмаган срокта үткәрергә тиеш. Шулай итеп, әгәр сүз акчаны кире кайтару турында бара икән, сыйфатны тикшерү (экспертиза) 10 көн дәвамында үткәрелергә тиеш.

Россия Федерациясе Гражданнар кодексының 193 маддәсенә ярашлы төстә, әгәр срокның соңгы көне эш көне түгел икән, срок тәмамлану көне итеп аннан соң килүче эш көне санала. Ял һәм бәйрәм көннәре эш көне түгел дип исәпләнә.

Россия Федерациясенең "Кулланучылар хокукларын яклау турында" Законының 20, 21 һәм 22 маддәләрендә каралган срокларны бозган өчен моны эшләгән сатучы кулланучыга вакыты узган һәрбер көн өчен товар бәясенең бер проценты күләмендә неустойка (пеня) түли.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район