Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Татар Янтыгы авыл җирлеге уңышлары һәм перспективалары

Татар Янтыгында отчет сессиясендә узган ел өчен хисап тоттылар һәм быелга бурычлар билгеләделәр.

Чара авыл мәктәбендә үтте. Сессия эшендә Лаеш район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова катнашты. Сессия башланганчы Татьяна Петровна җирле җитештерүчеләр һәм җирле халык осталары продукцияләре белән танышты.

Җирле үзидарә органнары эше турында җирлек башлыгы Рәшит Шәмиев хисап тотты. Аның сүзләре буенча, җирлектә 319 кеше яши, шуларның 117се пенсионерлар. Авылда ике социаль объект эшли.

Мәктәптә 12 бала белем ала. Мәктәпнең матди-техник базасы яхшы булу нәтиҗәсендә һәм тәҗрибәле педагоглар тырышлыгы белән Татар Янтыгы укучылары конкурслар һәм олимпиадаларда уңышларга ирешәләр. 8 сыйныф укучысы Камилә Гарәфиева рус һәм татар әдәбияты һәм татар теле буенча олимпиадаларда призлы урын алган. Җиденче сыйныфта укучы Гөлчәчәк Габидуллина рус  һәм татар телләре буенча, ә дүртенче сыйныф укучысы Ләйлә Гарипова туган тел олимпиадасында призлы урыннар яулаганнар.

Авыл мәдәният йорты район күләмендә уздырылган барлык чараларда катнаша. Авылда татар халкының гореф-гадәтләрен саклауга зур игътибар бирелә.”Россия-2” телеканалы төшерү төркеме Татар Янтыгына килде, аларның сюжеты шуңа багышланган иде.

Авылны 3 суэтем башня су белән тәэмин итә, 5 чишмә төзекләндерелгән. Җирлектә 9 чүп контейнеры мәйданчыгы  һәм чүп җыю өчен 28 контейнер бар.

2018 елда үзара салым программасы буенча 133,5 мең сум акча җыелган, республика хөкүмәте тагын 532 мең сум биргән. Бу акчаларга 500 метр юлга вак таш җәелгән. Быел тагын бер урамга вак таш җәяргә планлаштыралар.

Җирлектә яшәүчеләр зират территориясен җыештыру буенча өмәләрдә катнашалар, урамнардагы карт агачларны кисүдә ярдәм итәләр. Узган елда авыл халкы ярдәмендә рөхсәтсез чүплек юк ителгән.

Җирлек башлыгы кимчелекләрне дә әйтеп үтте. Суүткәргеч линияләр начар хәлдә, аларны алыштыру таләп ителә. Янгын депосы итеп җайлаштырылган котельный бинасын ремонтлау мәсьәләсе дә күтәрелде.

Татьяна Борһанова җирле үзидарә органы эшенә югары бәя бирде һәм булган проблемаларны актив хәл итәргә чакырды. Район башлыгы урынбасары Татар Янтыгының актив кешеләренә бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы

2
X