Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Татарстанда яшәүче 4,5 мең гаилә ана капиталыннан айлык түләү ала

Татарстанда 4,5 мең гаилә 3 яшькә кадәрге балага ана капиталыннан айлык түләү ала. Ярдәм чаралары ата-аналарның мәшгульлегенә яисә мөлкәтенә карата өстәмә таләпләр куелмаган шартларда ике яшәү минимумыннан кимрәк керемле гаиләләр өчен каралган.

Быелдан башлап айлык түләү берничә үзгәрешне исәпкә алып башкарыла. Иң мөһиме шунда , хәзер акча 3 яше тулмаган һәр балага, шул исәптән беренче балага да бирелә. Элек әти-әниләр икенче балага гына акча ала алалар иде. Тагын бер үзгәреш акчаларны күчерү датасына кагыла. Июнь аеннан башлап, барлык гаиләләргә пособие бер көндә - һәр айның 5 нче числосында күчереләчәк. Бу көнне ата-аналар алдагы ай өчен акча алачак. Яңа дата беренче тапкыр май ае пособиесе өчен кулланылачак- акча гаиләләргә 5 июньдә  күчәчәк.

       Исегезгә төшерәбез, түләүне рәсмиләштерү өчен гаиләләргә социаль фондка гариза бирергә кирәк. Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта, Социаль фонд сайтында, шулай ук  социаль фондның клиент хезмәтенә  килеп яки күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп тапшырырга мөмкин. Айлык акча күләме регионда балалар өчен кабул ителгән яшәү минимумына тигез. Ана капиталыннан түләүләр гаиләгә бер елга билгеләнә, бу вакыт үтү белән сертификат хуҗасына түләүне озайту өчен социаль фондка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ярдәм чарасын бердәм пособиегә өстәмә итеп тә алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев