Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Тавыш бирү көне хроникасы

Россия Федерациясенең 83 субъектында 13 сентябрь көнне хакимиятнең муниципаль органнарына сайлаулар үтте, ә 21ендә губернаторлар сайладылар. Татарстанда сайлаулар тавыш бирү хокукы булган 2 миллион 444 мең 194 кешене колачлады. Светлана ПЕТРОВА Автор фотосы Якшәмбе, 13 сентябрьдә Лаеш районы кешеләре өчен сайлау участоклары тартылу үзәгенә әйләнде. Иртәнге җидедә күзәтүчеләр үз урыннарын...

Россия Федерациясенең 83 субъектында 13 сентябрь көнне хакимиятнең муниципаль органнарына сайлаулар үтте, ә 21ендә губернаторлар сайладылар. Татарстанда сайлаулар тавыш бирү хокукы булган 2 миллион 444 мең 194 кешене колачлады.

Светлана ПЕТРОВА

Автор фотосы

Якшәмбе, 13 сентябрьдә Лаеш районы кешеләре өчен сайлау участоклары тартылу үзәгенә әйләнде. Иртәнге җидедә күзәтүчеләр үз урыннарын алды, ә беренче тавыш бирүчеләр комиссия әгъзаларына паспортларын сузды.

Лаеш, 7 сәгать 50 минут.

Лаеш районы мәдәният йортында ике участок сайлаучыларын каршыладылар.

-Тавыш бирү өчен исемлекләргә бездә 1358 лаешлы кертелгән, - дип аңлатты комиссия секретаре Наталья Изотова. - Тавыш бирүнең беренче сәгатендә 20 дән артык сайлаучы үз гражданлык бурычын үтәде. 41 кеше алдан тавыш бирде.

Усады. 9 сәгать.

Монда сайлаучыларны дәртле музыка һәм күтәренке кәеф белән каршы алдылар. Сайлау процессы барышына 1759нчы комиссия рәисе Светлана Бакина җитәкчелек итте.

-Безнең 16 сайлаучы алдан тавыш бирде. Усады кешеләренең күпләп килүе хәзер, сәгать тугыздан соң күзәтелә, - дип хәбәр итте Светлана Анатольевна. - Инде барысы уянды һәм сайлау участокларына ашыгалар. Активлык яхшы!

1758нче комиссия секретаре Людмила Григорьева белән сөйләшкәндә без моңа инандык: ул хәбәрчебез сорауларына тизрәк җавап бирергә ашыга, чөнки тавыш бирергә килүчеләр күп:

-Хәзер нигездә "икътисади актив яшьтәге" гражданнар - "Инвент-Электро" ЧҖҖ заводы, "Казан" халыкара аэропорты, ДСУ һәм башка предприятиеләр хезмәткәрләре килә. Узган еллар тәҗрибәсеннән күренгәнчә, сайлаучылар иртәрәк тавыш бирергә тырыша.

Алия Бәхтиева сайлауларга бәләкәй Сания белән килгән. Аның зуррак балалары, 8 яшьлек Камил һәм 5 яшьлек Чулпан әтиләре белән өйдә калган. Алар ире белән чиратлап тавыш бирәчәкләр. Ни өчен тавыш бирәсез? соравына Алия болай дип җавап бирә: "Яхшы, тотрыклы тормыш өчен. Балаларыбыз өчен иң яхшысын сайлыйбыз".

9 сәгать 40 минут.

Сайлау участогына район башлыгы Михаил Афанасьев керә. Бүген ул сайлаучы гына түгел, Лаеш муниципаль районы Лаеш шәһәр Советының өченче чакырылыш депутатлыгына кандидат та, "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең җирле бүлеге тарафыннан тәкъдим ителгән. Михаил Павлович барысын бердәм тавыш бирү көне белән котлады, участок сайлау комиссиясе әгъзаларына һәм район халкына уңышлар теләде.

(Ахыры 2 биттә)

(Ахыры. Башы 1 биттә)

Сокуры. 10 сәгать 10 минут.

Сокуры авылы мәдәният йортында кеше күп. Сайлау комиссиясе өстәлләре янына халык җыелган, кайберәүләр чиратларын коридорда көтә.

-Кешеләрнең килүе бик яхшы! - ди 1763 нче округ сайлау комиссиясе секретаре Елена Данилова. - Исемлекләрдә 1100 кеше теркәлгән, сайлаучыларның 27 проценты тавыш бирде инде.

Җирлек башлыгы Әнәс Халитов зәңгәр һәм алсу ике бюллетеньне тавыш бирү урнасына төшерә:

-Бүген зур бәйрәм. Һәрчак шулай булды. Кешеләр яхшы кәеф белән килә һәм бу аңлашыла да. Татарстан - зур перспективалар территориясе!

Сүз уңаеннан, Әнәс Әхәт улы Сокуры авыл җирлегенә депутатлыкка кандидатлыкка тәкъдим ителгән. Тавыш бирү көне дәвам итә. Сокурыда сайлаучылар өчен яхшы бонус уйлап тапканнар. Җирле эшмәкәрләр җирлекнең барлык сайлаучылары өчен коймаклар, конфетлар һәм печеньелар белән бушлай чәй табыны оештырганнар.

Лаеш. 20 сәгать.

Сайлау участокларының ишекләре ябык. Әмма сайлау комиссияләренең эше тәмамланмаган әле. Тавышларны санау башлана.

Лаеш. 21 сәгать.

Тавыш бирүнең беренче нәтиҗәләре билгеле. Сайлауларда сайлаучыларның гомуми саныннан 98,03% кеше катнашкан. Без бергәләп киләчәгебезне сайладык. Йөрәк белән түгел, акыл белән сайлаганбыздыр дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево