Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Техник планнарны төзегәндә җибәрелгән хаталарны прокуратура тикшерә

Кадастр палатасы техник планнарны әзерләгәндә кадастр инженерларының гамәлләрендә ачыкланган хокук тәртибе бозулар турында Татарстан Республикасы прокуратурасына хатлар юллады. Хәзерге вакытта өч инженерга карата административ хокук тәртибе бозу турында эш кузгатылды. ТР кадастр палатасы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Питрәч районында кадастр инженеры төзелеп бетмәгән объектка документлар әзерләгәндә аның урнашкан урыны турында...

Кадастр палатасы техник планнарны әзерләгәндә кадастр инженерларының гамәлләрендә ачыкланган хокук тәртибе бозулар турында Татарстан Республикасы прокуратурасына хатлар юллады. Хәзерге вакытта өч инженерга карата административ хокук тәртибе бозу турында эш кузгатылды.

ТР кадастр палатасы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Питрәч районында кадастр инженеры төзелеп бетмәгән объектка документлар әзерләгәндә аның урнашкан урыны турында ялгыш координаталар күрсәткән. Нәтиҗәдә аның урыны үзгәргән һәм электр челтәре хуҗалыгының саклана торган зонасыннан читтә калган.

Мондый алдау ясауның чын сәбәбе, һәрхәлдә, белгечләргә аңлашыла. Зонаны билгеләгән төзелеш оешмасы белән килешмичә кадастр исәбе һәм аннан соң милек хокукын теркәү мөмкин түгел. Алдан чамаланганча, Татарстан Республикасының кадастр палатасы соравына "Сетевая компания" ачык акционерлык җәмгыяте объект төзелеше килешенмәгән, дип җавап бирде. Хәзер инженерга суд каршында җавап тотарга туры киләчәк.

Арча районында кадастр инженеры шәхси торак йортның техник планын төзегән һәм анда гомуми мәйданны 1458 кв.м итеп күрсәткән! Район башкарма комитеты хезмәткәрләре, бу урынга барганнан соң, төзелешнең шәхси торак төзелеше объекты булмавы турында хәбәр иттеләр. Объектның билгеләнеше турында белә торып ялган мәгълүмат кертергә маташканы өчен район прокуратурасы административ хокук тәртибе бозу турында эш кузгаткан.

Казанда инженер ялган документлар буенча складны кадастрда исәпкә алырга маташкан. Кадастр палатасы белгечләренә документның гадиләштерелгән (кустарный) алым белән әзерләнгәнлеге шундук аңлашыла. Казан башкарма комитеты мондый рөхсәтнең бирелмәгәнлеген раслый. Эшнең материаллары хәзер судта тикшерелә.

Исегезгә төшереп үтәбез: моннан бер ел элек мондый тәртип бозулар өчен җаваплылык закон тарафыннан кырысландырылды. Кадастр инженерының ызанлау һәм техник планнарга белә торып ялган мәгълүматлар кертүе яки ялган документлар ясавы өчен утыз меңнән алып илле мең сумга кадәр административ штраф яки өч елга кадәр квалификациясеннән мәхрүм итү күздә тотылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев