Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Террорчылык белән көрәш комиссиясе эше нәтиҗәләре буенча

Районда тотрыклы хәл тәэмин итү һәм анда яшәүчеләрнең иминлеген саклау, экстремистлык карашлары таралуга киртә кую һәм террорчылыкны профилактикалау - районның террорчылык белән көрәш комиссиясе утырышлары тематикасы шундый. Районда гражданнар күпләп була торган урыннарны террорчылыктан саклау буенча таләпләр расланган. Мондый объектлар 105. Аларны тикшерү нәтиҗәләре буенча террорчылыктан саклану өчен тәкъдимнәр кертелә....

Районда тотрыклы хәл тәэмин итү һәм анда яшәүчеләрнең иминлеген саклау, экстремистлык карашлары таралуга киртә кую һәм террорчылыкны профилактикалау - районның террорчылык белән көрәш комиссиясе утырышлары тематикасы шундый.

Районда гражданнар күпләп була торган урыннарны террорчылыктан саклау буенча таләпләр расланган. Мондый объектлар 105. Аларны тикшерү нәтиҗәләре буенча террорчылыктан саклану өчен тәкъдимнәр кертелә.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре фикеренчә, мәдәният йортлары, мәктәпләр һәм мәктәпкәчә балалар учреждениеләре йомшак урын булып тора. Күптән түгел Имәнкискә урта мәктәбенә кереп, аның милкен урлаулары сакның җитәрлек булмавының ачык мисалы. Учреждениеләр җитәкчеләренә гадәттән тыш хәл килеп чыккан вакытта гамәлләрне өйрәнү буенча өстәмә дәресләр оештыру зарур.

Хокук саклау органнары террорчылык актларын булдырмау планында иң сакланмаган объектлар дип ТКХ объектларын саныйлар. Полицейскийлар төрле характердагы чаралар үткәрәләр, аларның максаты - террорчылыкка киртә кую һәм экстремистлыкны профилактикалау. Әмма полиция көче белән генә барлык объектларны колачлап бетерү мөмкин түгел. Торак милекчеләре ширкәтләре хезмәткәрләре һәм авыл җирлекләре башлыкларының актив ярдәме таләп ителә. Системалы төстә күпквартирлы йортларның подвалларын һәм чарлакларын, чүп урналарын, канализация люкларын, юынтык су ага торган торбалар һәм челтәрләрне, буш сарайларны, ташландык машиналарны тикшерергә кирәк.

Безнең район өчен гадәти булмаган кием кигән яки тышкы кыяфәтләре белән аерылып торучы (ирләре - башлары кырылган, сакаллары тигезле-тигезсез киселгән, хатын-кызлары - кара төстәге пәрәнҗә яки бөркәнчек япкан) шикле затлар килеп чыкканда, полиция бүлегенә яки участковыйга хәбәр итәргә кирәк.

Террорчылыкны һәм экстремистлык карашлары таралуны булдырмау проблемасын уртак тырышлык белән генә хәл итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район антитеррор