Хәрби техниканы постаментка куйдылар
Чәршәмбе көнне Лаешның Җиңү паркында ике хәрби техника - танк Т-55 һәм броня белән капланган күзәтү машинасын постаментка урнаштырдылар.
Бу вакыйганы Лаешта Әфганстанда һәм Чечняда кайнар нокталарда һәлак булган якташларыбызга һәйкәл булдыруның төп өлеше дияргә була. Икенче этап - интернационалист-сугышчыларга "Хәтер тактасы" кую, хәзер ул әзерлек дәрәҗәсендә. Мемориал тантаналы төстә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 68 еллыгын бәйрәм иткәндә ачылачак.
Хәрби техника районга Россиянең ике шәһәреннән трейлерда китерелде: танк - Пензадагы саклау базасыннан, ә РДТ Екатеринбург янындагы хәрби частьтан. Моңа район башлыгы Михаил Афанасьев инициативасы һәм матди ярдәме, КВВКУ начальнигы Валерий Миронченко һәм ТР хәрби комиссары Сергей Погодин булышлыгы белән ирешелде.
Т-55 чылбырлары постаментка менгән тарихи моментны сезнең хәбәрчегез фотога төшерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев