Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Тормыш кыйммәтләре турында сөйләшү

Иртәме, соңмы теләсә кайсы кеше тормыш кыйммәтләре турында уйлана. Әгәр бер-берсенә бөтенләй охшамаган кешеләрдән тормышта иң мөһиме нәрсә дип сорасаң, алар бер үк төрле җавап бирерләр, мөгаен. Бары тик алар кыйммәтләрне әһәмиятләре буенча үз тәртибе белән тезәчәкләр. Әлеге тәртип күп факторларга бәйле: яшькә, җенескә, дөньяга карашка, характерга һәм башкаларга. Кайбер...

Иртәме, соңмы теләсә кайсы кеше тормыш кыйммәтләре турында уйлана.

Әгәр бер-берсенә бөтенләй охшамаган кешеләрдән тормышта иң мөһиме нәрсә дип сорасаң, алар бер үк төрле җавап бирерләр, мөгаен. Бары тик алар кыйммәтләрне әһәмиятләре буенча үз тәртибе белән тезәчәкләр. Әлеге тәртип күп факторларга бәйле: яшькә, җенескә, дөньяга карашка, характерга һәм башкаларга.

Кайбер психологлар тормыш принципларына өйрәтеп булмый, дип саный һәм бу ниндидер дәрәҗәдә чынбарлыкка туры килә, чөнки яхшы, намуслы, әдәпле булырга кирәк дип күпме генә сөйләсәң дә, бу берни бирмәячәк. Балалар безнең кыйммәтләр турында белемне өлкәннәрне, аларның гамәлләрен күзәтеп ала.

Сез балаларыгызга нәрсә турында гына сөйләсәгез дә, алар, сезнең арттан күзәтеп, үзләренең әти-әниләре өчен чынлыкта нәрсә кыйммәт булуын төгәл күз алдына китереп үсәләр һәм, нәтиҗә буларак, үзләренең шәхси тормыш кыйммәтләре системасын формалаштыралар. Күп кенә гаиләләрдә әхлакый кыйммәтләр турында сөйләшмиләр. Кайберәүләр аларны автомат төстә, могҗиза буенча барлыкка килә дип саныйлар. Әмма бу дөрес түгел. Балаларга моның нәрсә икәнен, кешенең тәртибе нигезендә нинди категорияләр һәм принциплар ятканын күрсәтергә кирәк. Алар турында ачык мисаллар үрнәгендә фикер алышу мөмкинлеге табу зарур.

Әлбәттә, сүзегез эшегездән аерылмау да зур әһәмияткә ия. Әти-әниләре яраткан һәм җитәрлек игътибар биргән балалар ата-ана мәхәббәте җитмәгән балалар белән чагыштырганда үзләрен адекватрак тоталар. Шуңа күрә яшь буынга нык бәйләнгән әти-әниләргә балаларын принципиальлеккә өйрәтү һәм аларда үзләрен дөрес тоту, этика күнекмәләрен булдыру җиңелрәк. Балагызга барлык мәсьәләләрне аңлы төстә хәл итү юлын үзенә табарга, дөрес тормыш юлын билгеләргә ярдәм итү мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район воспитание