Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Тәҗрибә һәм зирәклеккә фатиха

Өлкән кешеләр ункөнлегенең алтын көз кебек искиткеч вакытта үткәрелүе символик мәгънәгә ия. Бу чор табигать һәм кешенең матурлыгын, аның балигълыгын һәм зирәклеген чагылдыра. Район мәдәният йортының яңартылган бинасында үткән бәйрәм концерты ункөнлекнең мөһим вакыйгасы булды. Реконструкциядән соң монда - гардероб, фойе һәм тамашачылар залы интерьерыннан алып яктырту һәм декорацияләргә кадәр...

Өлкән кешеләр ункөнлегенең алтын көз кебек искиткеч вакытта үткәрелүе символик мәгънәгә ия. Бу чор табигать һәм кешенең матурлыгын, аның балигълыгын һәм зирәклеген чагылдыра.

Район мәдәният йортының яңартылган бинасында үткән бәйрәм концерты ункөнлекнең мөһим вакыйгасы булды. Реконструкциядән соң монда - гардероб, фойе һәм тамашачылар залы интерьерыннан алып яктырту һәм декорацияләргә кадәр барысы да бердәм, заманча стильдә башкарылган. Җылы, якты һәм уңайлы, күзләрне иркәли һәм бәйрәм хисе тудыра.

Театральләштерелгән прологта ветераннар каршында бар тормыш күз ачып йомганчы узып китте: пионер балачак, беренче вальс, сугыш, тыныч тормыш күренешләре... Һәр тамашачы үз яшьлеген, иң яхшы елларын искә алды.

Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев үз чыгышында өлкән буынга ихтирам һәм рәхмәт сүзләре әйтте.

-Сез безнең терәк һәм таяныч. Сезнең хезмәтегез аркасында безнең район үсә һәм яхшыра, - дип ассызыклады Михаил Павлович.

Бәйрәм кичәсе барышында ул районның иң яхшы кешеләрен - элекке җитәкчеләр-җирле хакимият вәкилләрен, предприятие һәм белем бирү учреждениеләре директорларын билгеләде. Михаил Афанасьев олы яшьтәгеләргә, хезмәт ветераннарына, 50 ел һәм аннан күбрәк вакыт бергә яшәгән гаилә парларына рәхмәт хатлары тапшырды. Бүләкләнгәннәр арасында Державино мәктәбе директоры Александр Тарасов, мәдәният ветераны Вера Баннова һәм башка күпләр бар.

Лаешлыларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау сүзләрен ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин тапшырды.

-Без сезнең белән горурланабыз, - диде ул. - Лаешлылар бик талантлы һәм хезмәт сөючән кешеләр. Уңышлар сезгә, исәнлек-саулык һәм иминлек.

Концерт программасы төрле жанрлы номерларга бай иде - сәхнә миниатюралары, танылган вокаль һәм хореография коллективлары чыгышлары. Тамашачылар Валентина Клюшинаны, "Русская душа", "Индиго" ансамбльләрен, Ольга Шатрованы, Алия Чернова, Алмаз Якупов һәм башка артистларны "Афәрин!" сүзләре белән сәламләделәр.

-Җылы атмосфера, искиткеч артистлар, район җитәкчелегенең игътибары һәм җылы кабул итүе - бу бик тә күңелле, - дип бар тамашачылар фикерен белдерде ветеран Зөлфия Габидуллина. - Бәйрәм өчен рәхмәт аларга!

"Без сезне яратабыз", - сәхнәдән өлкән буынга рәхмәт сүзләре яңгырый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев