Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Туган көнең белән, авылым!

Орел авылы мәдәният йортында "Туган көнең белән, авылым!" бәйрәме оештырылды. Бар кеше белән бергә Туган авыл бәйрәмен үткәрү инициативасын халык үзе тәкъдим итте. Әзерлеккә җирле үзидарә хезмәткәрләре, эшмәкәрләр, мәдәният һәм белем бирү учреждениеләре вәкилләре актив кушылды. Күргәзмә һәм конкурсларны кызыксынып әзерләделәр. Мәсәлән, "Фаберлик" компаниясе яхшы танып-белү викторинасы оештырды. Ә "Аква-грим"...

Орел авылы мәдәният йортында "Туган көнең белән, авылым!" бәйрәме оештырылды.

Бар кеше белән бергә Туган авыл бәйрәмен үткәрү инициативасын халык үзе тәкъдим итте. Әзерлеккә җирле үзидарә хезмәткәрләре, эшмәкәрләр, мәдәният һәм белем бирү учреждениеләре вәкилләре актив кушылды. Күргәзмә һәм конкурсларны кызыксынып әзерләделәр. Мәсәлән, "Фаберлик" компаниясе яхшы танып-белү викторинасы оештырды. Ә "Аква-грим" фирмасы барлык балаларны йөзләренә төрле матур рәсемнәр ясарга чакырды. Кул эше осталары һәм кулинарлар фантазиясенә дә урын бирелде. "Безнең авыл кешеләре", "Минем елмаю", шулай ук "Орел юморинасы" фотокүргәзмәләре кунакларның зур игътибарын җәлеп итте. Һәркем табигать һәм авыл бакчачыларының бакча байлыклары белән хозурлана алды.

Җыелганнар "Матюшино" ЧҖҖ директоры Фәрхәт Гайнетдинов котлауларын җылы кабул иттеләр. Җирлек башлыгы Валентина Фетилина "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында булачак беренче сыйныф укучыларына бүләкләр тапшырды.

Комлы Ковали, Столбище һәм Сокуры мәдәният йортлары артистлары кич дәвамында халыкның кәефен күтәрде. Бәйрәм матур фейерверк һәм күңелле дискотека белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев