Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Аерым бер районда мәгърифәт чоры

Үткән атнада Лаеш китапханәсе юбилеена багышланган тантана булды.

125 ел - чыннан да күп. Шушы еллар эчендә республиканың өлкән китапханәләренең берсе хезмәткәрләре халык арасында мәгърифәт эшен актив алып баралар. Бүген дә алар вакыйгалар эчендә. Район мәдәни үзәкләренең берсе буларак, алар укучыларына китаплар бирү белән генә чикләнмиләр, бәлки халыкның бар катлавы белән төрледән төрле чаралар үткәрәләр, сайлау кампанияләрендә һәм халык санын алуда актив катнашалар. Китапханә тарихы район тарихы белән үрелеп бара. Юбилярны котлау өчен Лаеш сәнгать мәктәбенә килгән кунаклар һәм чакырылганнар бу хакта һәм башка нәрсәләр турында сөйләделәр.

Мактаулы кунаклар арасында район башлыгы урынбасары Илгизә Тимершина, мәдәният бүлеге начальнигы Маргарита Сәхбетдинова, статистика бүлеге начальнигы Елена Галиева, халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Татьяна Борһанова бар иде. Китапханәне котлау өчен Казаннан ТР милли китапханә директоры Наил Камбеев һәм аның ике хезмәткәре килгән.

ЦБС - башында Лаеш китапханәсе булган үзәкләштерелгән китапханәләр системасы 26 филиалны берләштерә. Лаеш китапханәсе юбилеен район китапханәчеләре үз юбилейлары дип исәплиләр, чөнки алар арасында элемтә күптәннән килә. Китапханәләр системасында иң өлкән хезмәткәрләрнең берсе - Юлия Степановна Макарова Габишево филиалында нигез салынганнан эшли. Нурия Хафиз кызы Вахитова (Татар Янтыгы), Гөлфия Хәммәт кызы Ситдыйкова һәм Роза Габдулла кызы Сәләхова (Пәрәү), Вера Кирилловна Кружкова (Каипы), Вера Андреевна Баннова (Лаеш), Елена Николаевна Карандина (Лаеш), Любовь Владимировна Шабрамова (Лаеш) һәм башкалар китапханә эшенә гомерләрен багышладылар, алар тормышларын китапханәдән башка күз алларына да китерә алмыйлар. И.Тимершина үз котлавында әйтеп үткәнчә, алар "үзенчәлекле материал - кеше күңеле белән эшлиләр", район һәм республика тормышында актив катнашалар. Столбищедан Людмила Малышевага һәм Оксана Рыжовага, Пәрәүдән Роза Кәримовага һәм Каипыдан Равилә Рәхимовага "2010 елда Бөтенроссия халык санын алуда хезмәтләре өчен" ведомство медальләре тапшырылды.

"Сез иҗади кешеләр, - диде башлык урынбасары китапханә хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп. - Без, кызганычка каршы, заманча технологияләр белән эш итеп китапларны азрак укыйбыз. Әмма китап китап инде ул. Ул мәңгелек, шулай ук сезнең хезмәт тә".

ТР мәдәният министры котлавын тапшырган Наил Әхрам улы Камбеев та укучылар саны кимү турында әйтте. Ул уңай якны да билгеләп үтте, кайбер районнардан аермалы буларак, бездә ЦБС сакланды. Сакланып калу белән бергә ул нәтиҗәле эшли дә. Милли китапханә хезмәткәре Илшат Кашапова - "безнең кадр", Кече Елгадан һәм ул туган авылы белән бәйләнешне өзми. Ул, башка чыгыш ясаучылар кебек, китапханә эше башында торган Ян Александрович Гайдукевичны, Липа Семеновна Белякованы, Александра Андреевна Камаеваны һәм башка ветераннарны искә алды.

Үзәкләштерелгән китапханәләр системасының хәзерге хезмәткәрләре аларның лаеклы алмашы. Китапханә директоры Денис Суханов бу хакта горурланып сөйләде. Китапханәчеләр арасында эш алыштыручылар юк, монда иҗади эшлиләр. Мәсәлән, Наилә Җиһаншина (Татар Сараланы) "Китапханәләр тарихы елъязмасы" район конкурсында җиңү яулады. Аның күп кенә коллегалары "Минем һөнәри иҗат уңышларым" конкурсында яхшы катнаштылар.

Китап укучылардан башка китапханә китаплар саклау урынына әйләнә. Әмма Лаеш ЦБСына бу янамый. Яраткан учреждениеләрен туган көне белән котларга иң яшь укучылар да, китапларсыз яшәүне күз алдына китерә алмый торган өлкәннәр дә килде. Ә музыкантлар һәм биючеләр бәйрәмгә ямь өстәделәр. Җылы котлау һәм рәхмәт сүзләре, бүләкләр, грамоталар - боларның барысы район гына түгел, республика тормышындагы зур вакыйганың бер өлеше. Лаеш китапханәсенә 125 ел - бу аерым бер районда мәгърифәт чоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: библиотека встреча дата

2
X