Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Урам көне

Видеосюжетны газета сайтында "Видео" бүлегендә карагыз Халык инициативасы - Лаешның Восстание урамында булган вакыйганы башкача атап булмый. Вера Баннова Лаешның иске өлешендә бәйрәм үткәрергә тәкъдим итә. Ул шушындый иске урамнарда яшәүче кешеләр проблемаларына шәһәр хакимияте игътибарын җәлеп итәргә тели. Йортларның берсе каршына өстәлләр урнаштырдылар, аларга җирле кешеләрнең кулинар тырышлыклары нәтиҗәләрен...

Видеосюжетны газета сайтында "Видео" бүлегендә карагыз

Халык инициативасы - Лаешның Восстание урамында булган вакыйганы башкача атап булмый.

Вера Баннова Лаешның иске өлешендә бәйрәм үткәрергә тәкъдим итә. Ул шушындый иске урамнарда яшәүче кешеләр проблемаларына шәһәр хакимияте игътибарын җәлеп итәргә тели.

Йортларның берсе каршына өстәлләр урнаштырдылар, аларга җирле кешеләрнең кулинар тырышлыклары нәтиҗәләрен тезделәр, төрле төстәге шарлар элделәр, ә Надежда Генералова түр бакча коймасын үзенең картиналары белән бизәде. Музыка тавышына төрле яктан монда бер генә ел яшәмәүче күршеләр җыелды. Кемдер үзе белән эскәмияләр, кемдер балаларын алып килде - өлкәннәр дә, балалар да җыелды.

Бәйрәмдә катнашучы район башлыгы урынбасары Илгизә Тимершина урамга вак таш җәйдерү өчен бөтен көченә тырышачагына ышандырды.

"Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге Восстание урамында яшәүче ветераннар өчен бүләкләр бирде. Ә Зөһрә Лезина белән Вера Баннова концерт оештырдылар, аны тавыш аппаратурасы белән тәэмин иттеләр. Күршеләр озак еллар эчендә беренче тапкыр бергәләп күңелле кич үткәрделәр, рәхәтләнеп биеделәр һәм җырладылар.

Бу кичтә бертавыштан урам комитеты рәисен - Надежда Генералованы сайладылар. Ә аннан соң уртак табын артында үзләре үк әзерләгән тәм-том белән сыйландылар.

Сүз уңаеннан, күрше урамнарда яшәүчеләр дә үзләрендә шундый бәйрәм оештыруны үтенделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан Лаишево лаеш

2
X