Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Урта Девятово авыл җирлеге алга адымнар ясый

Урта Девятово авыл мәдәният йортында булган җирлек отчет сессиясендә 2018 елдагы эшләргә йомгак ясалды һәм киләчәккә кызыклы идеяләр яңгырады.

Лаеш район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанованы җирле осталар әйберләре белән таныштырдылар. Татьяна Петровнаны авылда яшәүче Сергей Блохин ясаган тимердән коеп эшләгән әйберләр кызыксындырды.

Урта Девятово авыл җирлеге башлыгы Ольга Чумарова җирле үзидарә органнарының узган елда башкарган эшләре турында бәян итте. Аның сүзләре буенча узган елда шактый эшләнгән. Урта мәктәп бинасы ремонтланган, Сергеев урамы тәртипкә китерелгән, тротуарлар ясалган, мәктәп бинасы янында машина кую урыны җиһазландырылган, Новостройка һәм Камашевская урамнарына асфальт җәелгән.

Садовая һәм Камашевская урамнарында 4236 метр озынлыкта үзәк су белән тәэмин итү системасы ремонтланган. Алты урамда яктырткычлар алыштырылган, Сергеев урамында яңа яктырту линиясе сузылган.

Җирлекнең тарихи урыннары төзекләндерелгән. “Барский сад” исеме алган паркка нигез салынган, анда скәмияләр, чүп савытлары, сәхнә һәм беседкалар урнаштырганнар. Птичник күлен чистарту буенча эшләр үткәрелгән. Спорт сөючеләр өчен хоккей тартмасы булдырылган, анда ике команда уйный. Лесная урамында елга ярын чистарту эшләре бара.

2018 елда үзара салым программасы буенча җыелган акчаларга гомуми суммасы 800 мең сумга Емельяново авылында күпер ремонтланган.

Бункерлар өчен җиде мәйданчык, шулай ук күчмә сәүдә өчен урын  җиһазландырылган. Советлар Союзы Герое Александр Сергеев хөрмәтенә ясалган стела территориясе төзекләндерелгән.

Җирле мәктәп эше турында аның директоры Алена Жесткова сөйләде. Өлкән полиция участок уполномоченные Фазыл Зыяутдинов авыл халкына экстремизмга каршы тору турында бәян итте.

Урта Девятовода яшәүчеләр хакимият вәкилләренә үзләрен борчыган сорауларны бирделәр. Алар куркыныч авыру тараткан черкиләр һәм тычканнар белән көрәштә чаралар күрүне сорадылар. Ә авылда яшәүче бер ханым авыл аша туристлар маршрутын үткәрү тәкъдиме ясады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы