Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Уртак йортыбызда тәртип булдырыйк

ТР Лаеш муниципаль районы җирлекләрендә төзекләндерү объектларын чисталыкта һәм тәртиптә тотуның бердәм таләпләрен үтәү йөзеннән әйләнә-тирә мохитне саклау кагыйдәләре булдырылды. Бу кагыйдәләрне барлык физик, оештыру-хокукый формага бәйсез төстә юридик затлар, шулай ук эшмәкәрлек эшчәнлеге алып баручылар үтәргә тиешләр. Кагыйдәләр ТР Лаеш муниципаль районының барлык территориясендә гамәлдә һәм алар үз эченә...

ТР Лаеш муниципаль районы җирлекләрендә төзекләндерү объектларын чисталыкта һәм тәртиптә тотуның бердәм таләпләрен үтәү йөзеннән әйләнә-тирә мохитне саклау кагыйдәләре булдырылды.

Бу кагыйдәләрне барлык физик, оештыру-хокукый формага бәйсез төстә юридик затлар, шулай ук эшмәкәрлек эшчәнлеге алып баручылар үтәргә тиешләр.

Кагыйдәләр ТР Лаеш муниципаль районының барлык территориясендә гамәлдә һәм алар үз эченә биналар (торак йортлар да керә), корылмалар һәм үзләре урнашкан җир участокларын тотуны, алгы якларының һәм коймаларының күренешен билгели. Боларның барысы гражданнарның яшәү шартларын уңайлы итү һәм безнең район территориясенең санитар-эстетик торышын саклау һәм яхшырту өчен кирәк.

Биналар, корылмалар һәм алар урнашкан җир участоклары торышы өчен милекче җаваплы. Шәхси торак хуҗалары аның торышын үзләре тәэмин итә. Өйләр, коймалар, шулай ук йорт хуҗалыгы чикләрендәге башка корылмаларны үзләре тәртиптә тоталар, вакытында ремонтлыйлар, буйыйлар, янындагы территорияне җыештыралар, бар периметр буенча 5 метр арада, яки юлга кадәр чүп үләнне чабалар.

ТРның Административ хокук бозулар турындагы кодексы, 1 бүлек әйләнә-тирә мохитне, җәмәгать тәртибен һәм су объектларында кешеләрнең гомерләрен саклау өлкәсендә 3.6 маддә "Җирлекләр һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләрен бозу" буенча чүп-чарны җыймаган өчен гражданнарга 2000 сумнан 3500гә кадәр, вазифаи затларга 15000 сумнан 30000 сумга, юридик затларга 200 000 сумнан 500 000 сумга кадәр административ штраф салына.

Ел дәвмында кагыйдә кабат бозылганда штраф икеләтә арта.

Лаеш шәһәрен йөреп чыгу кешеләрнең күбесенең үз өйләре янындагы территорияләренә, йортларының алгы якларына игътибар итмәүләрен күрсәтте.

Күп кенә йортларны чүп үлән, куаклар, кычыткан баскан, бу шәһәрнең йөзен боза, аеруча үзәк урамнарда.

Шулай итеп "ТР Лаеш муниципаль районы төзекләндерү кагыйдәләре"н үтәмәгән милекчеләрне административ җаваплылыкка тартачаклар, акчалата җәза бирәчәкләр. Законны белмәү җаваплылыктан азат итми һәм гаеплене акламый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район