Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Иртән медальләр, кичен – дипломнар

Үткән пәнҗешәмбе район яшьләре киләчәгенә бәйле вакыйгаларга бай булды. Иртән Державин мәйданында район башлыгы Михаил Афанасьев мәктәп тәмамлаучы уку отличникларына "Аеруча уңышлары өчен" медальләре тапшырды, ә кич белән ЛТЭТ студентлары диплом алдылар.

Беренче "олы" медальләр

Тамаша искиткеч: чиксез зәңгәр күктә болытлар агыла, киң мәйдан һәм әти-әниләре әйләнәсендә бер төркем матур яшь кешеләр. Бу көнне район мәктәпләрен иң яхшы тәмамлаучыларга район башлыгы Михаил Афанасьев лаеклы медальләр тапшырды: 183 унберенче сыйныф укучысына 14 алтын һәм 11 көмеш медаль. Мәктәп тәмамлаучыларның 13,7 проценты медаль алды.Чагыштыру өчен - 2011 елда 218 мәктәп тәмамлаучының 22 се медаль алды (10,1%). Ул чакта Габишево мәктәбе (4 "алтын") һәм Столбище (өч "алтын" һәм бер "көмеш") алды. Габишево мәктәбен быел тәмамлаучылар да белемнәре нык булуны күрсәттеләр. Җиде медаль, алар арасында биш егет- яхшы "уңыш".

"Бу иң мактаулы мәктәп бүләге, - диде М. Афанасьев, медаль алучыларга мөрәҗәгать итеп. - Бу медальләр сезнең, педагогларның күпьеллык тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Сезнең шәхси уңышларыгыз - район үсеше нигезе. Чөнки киләчәктә район һәм республика икътисадын үстерүгә бәйле проблемаларны сезгә хәл итәргә туры киләчәк. Сез - элита, сез районга бик тә кирәк, шуңа күрә без сезгә зур өметләр баглыйбыз". Михаил Павлович быел мәктәп тәмамлаучыларның көндәшлеккә сәләтле булуларына басым ясап кирәкле ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте. Столбище мәктәбе директоры Ирина Романова сүзләре буенча, быел аларга үткән еллардагыдан шактый катлаулы имтихан тотарга туры килгән. Ә алар, яңа гына мәктәп бусагасыннан чыккан балалар, зур өметләр белән башлык кулыннан беренче "олы" медальләрен алдылар. Тарих буенча бөтенроссия олимпиадасы призеры Виктория Строкина (Лаешның 2 нче мәктәбе), "Студентлар фәне - аграр җитештерүгә" 69 нчы студентлар (төбәк) фәнни конференциясендә җиңүче Рузилә Сәфәрова (Габишево), Халыкара "Русский медвежонок - языкознание для всех" конкурсы дипломанты Линар Хәлиуллин (Урта Девятово), республика дәрәҗәсендә күп санлы спорт ярышларында җиңгән һәм җиңел атлетика буенча спорт мастерлыгына кандидат Роберт Нотфуллин (Габишево)... Һәр медаль алучы район һәм халыкара дәрәҗәдә бер генә тапкыр җиңмәгән. Бу көнне аларны котлаучыларның барысы балаларның киләчәге уңышлы булачагына ышана, чөнки алар бәхет елмайганны көтеп утырырга гадәтләнмәгәннәр. Алар үз тормышларын үзләре төзиләр.

"Белгечкә белгеч буларак"

Имтиханнар чорын уңышлы үткән ЛТЭТ студентлары үз фамилияләре яңгыравын дулкынланып көттеләр. Быел дипломнарны курслар буенча тапшырмадылар. Сәхнәгә төркемләп чакырдылар: уку отличниклары, спортчылар, активистлар, старосталар һәм башкалар. Нинди бүлекне тәмамлауларына карамастан, сәхнәдә бер рәттә дипломлы белгечләр. "Без бер беребезгә һәрчак елмаймадык. Кайчакта кырыс та булдык. Әмма без барыбыз - бер зур тату гаилә. Сезнең барыгыз - безнең техникум студентлары, - диде үз котлавында ЛТЭТ директоры Павел Кореев". Һәм бу сизелде дә. Техникумны тәмамлаучылар залдан үз сыйныф әтиләренә һәм әниләренә: "Без сезне яратабыз!" дип кычкырдылар. Сәхнәдә үк үзенең сөйгәненә тәкъдим ясаган егетне алкышларга күмделәр. Директорлары шаяруына елмайдылар: "Шушы көннәрдә укуны тәмамлаучы бер кыз укытучысына белгечләр белән белгеч буларак сөйләшергә тәкъдим иткән. Миңа белгечләргә белгеч буларак сезгә дипломнар тапшырырга рөхсәт итегез".

Әмма шаяруда да хакыйкать бар, диләр. Техникумны тәмамлаган 138 укучының 116 сы дәүләт имтиханнарын "4" һәм "5" кә тапшырган. Район предприятиеләренә яхшы өстәмә бу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: награждение событие вырускники