Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Шәһәргә бүләк

Шәһәр көненә Собор мәйданындагы матур үзгәрешләр күзгә ташлана.

Фонтандагы яңа хуҗа - осетр бар кешене сөендерер. Бәйрәм алдыннан "Кладиво ЗД" ЧҖҖ эшчеләре аны даими яшәү урынына куйдылар. Дөрес, осетр (мәрсин) тере түгел. Лаешның тимер осталары зур балыкны шәһәргә бүләккә ясаганнар. Яшь тимерчеләрнең идеясен район башлыгы Михаил Афанасьев яклаган. Осталарга шактый көч түгәргә туры килгән, могжиза - балык искиткеч чыккан. Ике метрлы осетрның башы, койрыгы, йөзгечләре чын балыкныкы кебек. Ә тәңкәләре кояшта ничек ялтырый! Лаеш МУПның төзекләндерү бригадасы да бәйрәмгә куелган бурычын үтәргә тырышкан. Санаулы көннәрдә аларга Собор мәйданына 800 кв.м. газон төргәге җәяргә туры килгән. Автомат сугару җайланмасы урнаштыру заказын үз вакытында үтәгән "Парксервис" хезмәткәрләре дә төзекләндерүгә үз өлешләрен керткәннәр. Газон үләне сулмасын һәм яшеллеге белән безне куандырсын өчен аңа яңгыр яудыру җайланмасы су сибә. Дөрес, шәһәр халкы сугаруны күрми. Газоннарны төнлә сугаралар.

Собор мәйданын төзекләндерү белән бергә Җиңү паркында да эш бара. Лаеш шәһәре башкарма комитетында хәбәр итүләренчә, һәйкәл янәшәсендә хәрби техника кую өчен урын төзелә. Ә бүген 10 яңа фонарь беренче тапкыр кабына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево благоустройство центр