Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Вакыйга Изге эшләргә - яшел ут

Узган якшәмбедә Имәнкискәдә авыл өчен әһәмиятле вакыйга булды: мәчет янында мәдрәсә ачылды. Тантанада район башлыгы Михаил Афанасьев, авыл кешеләре һәм кунаклары, иганәчеләр катнашты. Мәдрәсә төзү - мәхәллә кешеләре инициативасы, аны бар авыл халкы яклап чыккан. Мәдрәсә салу өчен җир рәсмиләштерүдә ярдәм сорап район башлыгы Михаил Афанасьевка, ТР мөфтие Камил Сәмигуллинга...

Узган якшәмбедә Имәнкискәдә авыл өчен әһәмиятле вакыйга булды: мәчет янында мәдрәсә ачылды.

Тантанада район башлыгы Михаил Афанасьев, авыл кешеләре һәм кунаклары, иганәчеләр катнашты.

Мәдрәсә төзү - мәхәллә кешеләре инициативасы, аны бар авыл халкы яклап чыккан. Мәдрәсә салу өчен җир рәсмиләштерүдә ярдәм сорап район башлыгы Михаил Афанасьевка, ТР мөфтие Камил Сәмигуллинга һәм Лаеш районы имам-мөхтәсибе Равгат хәзрәт Гатауллинга хат язалар. Шәхси эшмәкәрләр Адель Хисаметдинов, Кадрия Мифтахова, Алсу Габдуллина һәм Раиф Габдуллин иганәче була. Узган ел мәчеттә ислам дине нигезләре укыткан Миңлесорур Хафизова быел укытуны яңа бинада дәвам итәчәк.

Якшәмбе өйлә намазыннан соң мәдрәсә кешеләр белән тулды. Мәчет имамы Хисаметдин Исмәгыйлов, Чирпы авыл җирлеге башлыгы Радик Евдокимов һәм мәхәллә кешеләре дәрәҗәле кунаклар - Михаил Афанасьев, Лаеш районы имам-мөхтәсибе Равгат хәзрәт Гатауллин, Лаеш һәм якын-тирә районнарның казые Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин килүне көтәләр.

Михаил Павлович авыл кешеләрен шатлыклы вакыйга белән котлады.

-Сез уртак тырышлык белән кыска гына вакытта шундый бина төзеп чыктыгыз. Ул буш тормасын иде, - дип теләк белдерде район башлыгы.

Михаил Афанасьев барлык инициаторларга, башлап йөрүчеләргә һәм иганәчеләргә рәхмәт белдерде. Ул мондый игелекле эшләрнең күпмилләтле җәмгыятебезне ныгытуга һәм үстерүгә, гражданнар иминлеген һәм конфессияара аңлашуны саклауга этәрүен ассызыклады. Район җитәкчелеге ягыннан төрлечә ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирде һәм яхшы теләкләр белән имамга истәлекле бүләк тапшырды.

Рөстәм хәзрәт һәм Равгат хәзрәт авыл кешеләрен мәчеткә ешрак йөрергә өндәделәр. ТР мөфтие исеменнән инициаторлар һәм иганәчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Рөстәм хәзрәт Имәнкискә мәдрәсәсенә үзе дә еш килергә, лекторлар да җибәрергә ышандырды.

Җирлек башлыгы, иганәчеләр, оештыручылар һәм мәхәллә кешеләре үз чыгышларында Михаил Павловичка ярдәме һәм хуплавы өчен рәхмәт белдерделәр.

Имам-мөхтәсиб вәгазьләреннән соң тантана бәйрәм өстәле артында дәвам итте. Аны оештыруда да барысы бергәләп катнашкан.

Яхшылык җирдә ятмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев