Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Бер гасыр яшәү урам аркылы чыгу гына түгел

Узган дүшәмбедә район башлыгы Михаил Афанасьев Лаешның иң өлкән кешесенә, тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны Наталья Андреевна Андряшинага кунакка барды һәм истәлекле дата - 100 яшьлек юбилее белән котлады.

Өлкән яшенә дә карамастан, хөрмәтле юбиляр олы кунакны сау-сәламәт һәм иң якын кешеләре - балалары һәм оныклары янәшәсендә каршы алды. Бәйрәмчә әзерләнгән табын артында ул хуҗабикә хокукларында кадерле кунакларны чәй һәм пешкән ризыклар белән сыйлады һәм котлаулары өчен рәхмәт әйтеп туймады. Ә бу көндә алар аз булмады. Наталья Андреевнага бер гасырлык юбилее белән котлауларын РФ һәм ТР Президентлары Владимир Путин һәм Рөстәм Миңнеханов та юллаган. Михаил Афанасьев тантана гаепчесенә исәнлек-саулык, озын гомер теләде һәм аңа чәчәкләр белән бүләкләр тапшырды. Шәһәребезнең бердәнбер бер гасырлык юбилярын котлаучылар арасында Лаеш шәһәре башкарма комитеты, халыкны социаль яклау бүлеге вәкилләре дә бар иде.

Чәй артында ашыкмый гына хезмәт ветеранының тормышы турында сөйләштеләр. Үз чиратында Наталья Андреевна район тормышы белән кызыксынды һәм олы кунаклар белән үзен борчыган мәсь-әләләр турында сөйләшүдән дә баш тартмады. Берничә ел гына элек, сайлаулар көнне Наталья Андреевна сайлау участогына шәхсән үзе барып лаеклы кандидат өчен тавыш биргән. 100 яшенә җитсә һәм өйдә "тавыш бирсә" дә ул аңлы рәвештә тавыш бирә. Башкача булырга мөмкин дә түгел. Наталья Андреевна бөтен гомере буе ватан иминлеге өчен хезмәт куйган. Революциягә кадәр күп балалы крестьян гаиләсендә туып, балачактан ук ачлыкның һәм кырлар һәм фермалардагы авыр хезмәтнең ни икәнен татыган. Кырыс сынауларга карамастан, бик игелекле һәм кайгыртучан кыз булып үсеп җиткән. Гаилә корып, биш кыз таба, әмма гаилә бәхетенә сугыш комачаулый. 30 яшендә ул биш кечкенә бала белән ялгызы кала. Ире сугышка китә. Ул кызларын үстерә, булдыра алганча Җиңү көнен якынайта. Әмма 1945 елның 9 маенда аңа ялгызлыктан авыр була. Сугыш бетәргә бер ел кала Андряшина иренең хәбәрсез югалганлыгы турында хәбәр ала. Дистә еллар буе Наталья Андреевна ирен көтә һәм аның исәнлегенә, һичшиксез кире кайтачагына ышана. Әмма могҗиза булмый.

Шулай да язмыш әлеге ханымны кимсетмәгән. Ул балаларына яхшы тәрбия биргән. Бүген аның җиде оныгы, җиде оныкчыгы һәм өч оныгының оныгы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбилей undefined чествование