Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Гаилә учагы җылысын саклыйк

Менә биш ел инде изге кенәз Петр һәм княгиня Феврония Муромскийларны искә алу көнендә Гаилә, Мәхәббәт һәм Тугрылык көне билгеләп үтелә. Бәйрәмнең тамырлары православиега китсә дә, бәйрәм барлык конфессияләрне берләштерә. Ул кешелек тормышындагы мөһим кыйммәт - гаилә турында искәртә. Бар кешегә гаиләнең хезмәт булуын аңлата.

Бу никах әгәр күктә теркәлмәсә, зәңгәр күк йөзе астында теркәлде -монысы ачык. Лаешта Кама искиткеч күренгән урында яңа күзәтү мәйданчыгында беренче мәртәбә бер берсен яраткан парның никахы тантаналы төстә теркәлде. Шул ук көнне монда моннан 40 ел элек гаилә корган парны хөрмәтләделәр.

"Сезнең ир һәм хатын булу теләгегез иреклеме, чын күңелдәнме?" - дип яңа өйләнешүче Максим Жигалов һәм Екатерина Петровага мөрәҗәгать итә райбашкарма комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы Мария Бурцева. Бу гадәти сорауны бирмәскә дә була иде: кияүнең бәхет чәчкән йөзе һәм кәләшнең искиткеч елмаюы күп нәрсә хакында сөйли. Яшьләр бәхетенә туганнары гына түгел, үтеп баручы лаешлылар да сөенделәр. Менә гашыйкларның атсыз бармакларында алтын балдаклар ялтырый. Гаилә башлыгы буларак, Максимга никах теркәү турында таныклык тапшыралар Шушы көннән алар гаиләсе тарихы башлана. Теләсә кайсы тарихтагы кебек анда якты һәм бигүк якты булмаган битләр дә булыр. Тормыш шундый четерекле инде ул.

"Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медальләр тапшыру бәйрәмнең мөһим вакыйгасына әйләнде. Гадәт буенча аны никахта 25 ел һәм аннан да күбрәк яшәгән гаилә парларына тапшыралар.Безнең районда Гусевлар гаиләсен ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр үрнәге дияргә була. Иван Павлович һәм Анастасия Васильевна менә 40 ел бергә яшиләр инде. Лаеклы кешеләр, гомер буе "Матюшино" ЯАҖ предприятиесендә эшләгәннәр, ике кыз һәм бер малай тәрбияләп үстергәннәр. Пенсиягә чыккач та Гусевлар җәмәгать тормышында актив катнашалар, оныкларына сөенеп яшиләр, ә алар 3 әү. Гаилә тормышы ветераннарына бу бүләкне район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Гөлнара Шәрипова тапшырды. Гаилә тормышы тәҗрибәсе туплаган пар яшьләргә үз теләкләрен җиткерде, ә Г.Шәрипова яшьләргә "Бердәм Россия" җирле бүлегеннән бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево праздник свадьба