Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Яңа төзелешләр

Наталья Бабенкова: "Бездә чын бәйрәм" Лаеш районында яшәүчеләр газета битләрендә регуляр төстә яңа мәктәпләр, балалар бакчалары, күп функцияле үзәкләр, ФАПлар ачылу яки капиталь ремонттан соң сафка кертелү турында хәбәрләр басылуга ияләшкәннәрдер, мөгаен. Яңа төзелешләр - ул бүгенге көннең ачык билгесе. Район өчен җаваплы кешеләрнең бердәм эше һәм энтузиазмы мисалы. Шушы...

Наталья Бабенкова: "Бездә чын бәйрәм"

Лаеш районында яшәүчеләр газета битләрендә регуляр төстә яңа мәктәпләр, балалар бакчалары, күп функцияле үзәкләр, ФАПлар ачылу яки капиталь ремонттан соң сафка кертелү турында хәбәрләр басылуга ияләшкәннәрдер, мөгаен. Яңа төзелешләр - ул бүгенге көннең ачык билгесе. Район өчен җаваплы кешеләрнең бердәм эше һәм энтузиазмы мисалы.

Шушы көннәрдә Ташкирмән авылы тормышы үзәгендә спорт мәйданчыгы һәм җирлек башкарма комитеты булды. Бар җирле халык шунда агылды. Һәм моның нигезле сәбәбе дә бар: яңа универсаль спорт мәйданчыгын һәм капремонттан соң күренешен тамырдан үзгәрткән башкарма комитет бинасын ачтылар. Монда бер түбә астында башкарма комитет, почта бүлеге һәм авыл китапханәсе урнашкан. Барысына да урын җиткән.

Ачу тантанасына район башлыгы Михаил Афанасьев килде. Ул универсаль спорт мәйданчыгын ачу һәм башкарма комитет бинасын ремонтлауның республикада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган дәүләт программалары аркасында башкарылуын ассызыклады. Алар 30 дан артык исәпләнә һәм безнең район аларның барысында катнаша.

Капремонттан соң авыл бизәгенә әйләнгән башкарма комитетны ачуда чыгыш ясаганда ул болай диде:

-Кешеләр бер үк җирдә төрле юнәлешләр буенча хезмәтләр ала алалар. Ә бу вакытны янга калдыру. Без башкарма комитет янындагы территорияне төзекләндерү буенча кирәкле эшләрне дәвам итәчәкбез. Монда машина кую урыны да кирәк.

Авыл яшьләре спорт мәйданчыгына аеруча шат. Ул физкультура дәресләре өчен генә файдаланылмаячак. Теләге булган һәркем монда футбол уйный, төрле тренажерларда шөгыльләнә һәм эскәмияләрдә ял итә алачак.

Ташкирмән мәктәбендә бик теләп туризм белән шөгыльләнәләр. Спорт секцияләрен, шул исәптән туризм буенча да, физик культура һәм ОБЖ укытучысы Сергей Буров алып бара. Сергей Александровичның тәрбияләнүчеләре район һәм республика слетларында зур нәтиҗәләргә ирешәләр.

Михаил Афанасьев ирешкән уңышлары өчен балаларга рәхмәт әйтте һәм тугызынчы сыйныф укучысы Даниил Брюхов белән җиденче сыйныф укучысы Снежана Конновага грамоталар тапшырды:

-Без балаларыбызның спортка күнегүен, үз вакытларын нәтиҗәле үткәрүләрен, сәламәт булып үсүләрен телибез, - дип мөрәҗәгать итте авыл кешеләренә Михаил Павлович.

Ул тантанада катнашучылар белән волейбол уйнап универсаль спорт мәйданчыгын тикшереп карады.

-Бик яхшы спорт мәйданчыгы барлыкка килде, ул шунда ук авылдагы популяр урыннарның берсенә әйләнде. Элекке иске башкарма комитет бинасына керергә куркыныч булса, хәзер күңел шатлана: капремонттан соң монда якты, чиста, бик уңайлы, - Ташкирмән мәктәбе завучы Наталья Бабенкова тавышында горурлык яңгырый. - Бер сүз белән әйткәндә, бездә чын бәйрәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев