Яктылык кайтаручы элементлар гомерегезне саклап калырга мөмкин
Юл хәрәкәте иминлеге атнасы дәвам итә Юл-патруль хезмәте өлкән инспекторы Руслан Мәһдиев Сокуры мәктәбе укучыларының әти-әниләре белән очрашты. Мәктәпнең гомуми җыелышында чыгыш ясаганда ул балаларның еш кына юл-транспорт һәлакәте корбаннары булуы сәбәпләрен атады. Балаларны тотып торучы җайланмалардан файдалануның мөһимлеген искәртте. Моны эмоциональ видееоролик белән раслады, анда балалар иминлеге җайланмасын кулланмаган...
Юл хәрәкәте иминлеге атнасы дәвам итә
Юл-патруль хезмәте өлкән инспекторы Руслан Мәһдиев Сокуры мәктәбе укучыларының әти-әниләре белән очрашты. Мәктәпнең гомуми җыелышында чыгыш ясаганда ул балаларның еш кына юл-транспорт һәлакәте корбаннары булуы сәбәпләрен атады. Балаларны тотып торучы җайланмалардан файдалануның мөһимлеген искәртте. Моны эмоциональ видееоролик белән раслады, анда балалар иминлеге җайланмасын кулланмаган әти-әниләрнең җавапсызлыгы нәтиҗәләре ачык күренә.
Көз һәм кыш - көн иртә караңгылана торган ел фасыллары. Шуңа күрә киемдә яктылык кайтаручы билгеләр йөртергә кирәк - алар сатуда бар. Бу бигрәк тә Сокуры кешеләре өчен актуаль: авыл аша узучы федераль трасса ваемсызлыкны кичерми.
-Автомобиль салонында утыручы йөртүче көтмәгәндә юлга килеп чыккан җәяүлене үз вакытында күрмәскә мөмкин, - ди Руслан Мәһдиев. - Шуңа күрә әти-әниләргә соңга калып мәктәптән, клубтан, кунактан кайтып килүче балаларын ничек куркынычтан саклап калу турында уйларга кирәк. Гәрчә мондый саклык чаралары өлкәннәргә дә комачауламый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев