Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Яшь генийлар тәрбиялибез!

Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең "Нәтиҗәле мәгариф системасы - Татарстан Республикасы үсешенең төп факторы" республика август киңәшмәсенең ахырдан икенче көнендә катнашкан республика башкарма комитетлары җитәкчеләре Усадының 2 нче прогимназиясендә күргәннәрен нәкъ менә шундый сүзләр белән тасвирладылар. Һәм алар белән килешмәү мөмкин түгел. Усады прогимназиясендә мәктәпкәчә яшьтәге һәм кече мәктәп яшендәге балаларны...

Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең "Нәтиҗәле мәгариф системасы - Татарстан Республикасы үсешенең төп факторы" республика август киңәшмәсенең ахырдан икенче көнендә катнашкан республика башкарма комитетлары җитәкчеләре Усадының 2 нче прогимназиясендә күргәннәрен нәкъ менә шундый сүзләр белән тасвирладылар.

Һәм алар белән килешмәү мөмкин түгел. Усады прогимназиясендә мәктәпкәчә яшьтәге һәм кече мәктәп яшендәге балаларны инновацион укыту тәҗрибәсе уңышлы кертелгән. Кечкенәдән үк балаларның төрле фәннәргә сәләтен үстерүгә игътибар бирелә. Киңәшмәдә катнашучылар яшь докторлар һәм инженер-робототехниклар уңышларын шәхсән бәяли алдылар. Татарстанда мондый уку йортлары берничә генә. Әмма Лаеш районының заманча белем бирүдәге тәҗрибәсен башка шәһәрләрдә һәм районнарда да кертү планлаштырыла.

ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов җитәкчелегендә үткән республика муниципаль берәмлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләре пленар утырышы Лаеш мәдәният йорты актлар залында булды. Үз докладында министр бар укучылар өчен белем бирү сыйфатын арттыру темасына кагылды һәм министрлык алдында республиканың белем бирү учреждениеләре арасында белем бирүнең һәркемгә ачыклыгы һәм сыйфаты аермасын минимальләштерү максаты торганын билгеләп үтте. Педагоглар форумында шулай ук һөнәри белем бирү системасын үстерү, эшче һөнәрләр абруен күтәрү темалары да каралды. Фәннәр укытуны модернизацияләү һәм мөмкинлекләре чикләнгән балаларны укытуны үстерү ТР мәгариф министрлыгының өстенлекле бурычлары дип аталды. Ятим балаларга ярдәм итү һәм үсмерләрне спорт секцияләренә һәм яшьләр патриотик хәрәкәтләренә җәлеп итү мәсьәләләре күтәрелде. Мәгариф системасында коррупция проблемасын да читләтеп үтмәделәр.

Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев август конференциясендә катнашучыларга рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Чара Татарстанның иң яхшы мәктәпләре җитәкчеләренә дипломнар һәм грамоталар тапшыру белән тәмамланды. Лаешның сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат мәктәбе "Яңа уку елына иң яхшы әзерлек өчен" конкурсы дипломына лаек булды. Бүләкне Энгель Фәттахов кулыннан район башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район

2
X