Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Яшь лаешлылар өчен табигатькә тәрәзә ачып

Лаеш районы китапханәсендә атаклы фотограф-натуралист Анатолий Николаев күргәзмәсе үтте. Лаеш районында туган Анатолий Григорьевич туган як табигатен һәркемнән дә яхшырак белә. Фотография белән ул 60 елдан артык шөгыльләнә, аның коллекциясендә кыргый табигать рәсемнәре меңнән артык. 1978 елда Николаевның "Купающиеся лоси" фотоэше Болгариядәге "Кеше һәм табигать" халыкара конкурсында өченче урын ала....

Лаеш районы китапханәсендә атаклы фотограф-натуралист Анатолий Николаев күргәзмәсе үтте.

Лаеш районында туган Анатолий Григорьевич туган як табигатен һәркемнән дә яхшырак белә. Фотография белән ул 60 елдан артык шөгыльләнә, аның коллекциясендә кыргый табигать рәсемнәре меңнән артык. 1978 елда Николаевның "Купающиеся лоси" фотоэше Болгариядәге "Кеше һәм табигать" халыкара конкурсында өченче урын ала. 82 яшендә дә натуралист яраткан эше белән шөгыльләнүен дәвам итә һәм фоторәсемнәр өчен генә түгел, ә яхшы тәэсирләр өчен дә регуляр төстә урманга йөри.

-Табигатьне кечкенәдән яратам, - дип сөйли Анатолий Николаев. - Минем әти, оста гөмбәче һәм балык тотучы, мине күзәтүчәнлек һәм саклыкның нигезләренә өйрәтте. 1950 елдан камераны кулдан төшермим, буш вакытым булган саен цивилизациядән ераккарак чыгарга тырышам. Мин озак вакыт Казан биология институтында эшләдем, фәнни максатлар өчен җәнлекләрне фотога төшердем. Шулай итеп хобби минем өчен яраткан эшемә әйләнде.

Атаклы натуралист күргәзмәсенә Лаешның 2 нче мәктәбе дүртенче сыйныф укучылары килде. Балалар тәҗрибәле фотоаучының үзенең билгеле рәсемен ничек төшерүе һәм яшь пошины браконьерлардан ничек коткаруы турында хикәяләрен игътибар белән тыңладылар. Анатолий Григорьевич мәктәп укучыларына раритет фототехниканы һәм балачактан җыйган маркалар, значоклар һәм хайваннар белән открыткалар коллекциясен күрсәтте.

Николаевның фоторәссам гына түгел, ә шагыйрь дә булуын күпләр белми. Беренче шигырен ул 12 яшендә язган, туган як табигатенә мәхәббәт романтик күңелен битараф калдырмаган. Анатолий Николаев күргәзмә кунакларына күптән түгел чыгарылган шигъри җыентыгыннан яраткан шигырьләрен укыды. Ахырда натуралист балаларга табигатьнең бәясен белүләрен һәм үзләренең кече ватаннарын онытмауларын теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев