Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Яшь педагоглар форумында Усады прогимназиясен билгеләп үттеләр

Иннополиста яшь педагоглар форумында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Республика лидеры креатив, амбициоз, зур өметләр багланган яшь укытучылар, фән һәм техника тармакларының төрле вәкилләре белән аралашты. Җыелганнарның игътибар үзәгендә кызыклы экспозиция булды. Очрашуда катнашучылар күпсанлы стендлар буенча робототехниканың заманча казанышлары, югары компьютер технологияләре белән таныштылар. Шулай ук теләге булганнар...

Иннополиста яшь педагоглар форумында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Республика лидеры креатив, амбициоз, зур өметләр багланган яшь укытучылар, фән һәм техника тармакларының төрле вәкилләре белән аралашты.

Җыелганнарның игътибар үзәгендә кызыклы экспозиция булды. Очрашуда катнашучылар күпсанлы стендлар буенча робототехниканың заманча казанышлары, югары компьютер технологияләре белән таныштылар. Шулай ук теләге булганнар осталык сәгатьләрендә катнаштылар, укыту-тәрбия процессына кертелә торган кызыклы уйлап табулар авторлары белән әңгәмә кора алдылар. Форумда билгеләнгән яшь педагоглар арасында Усады прогимназиясе директоры Эльвир Якупов та бар. Ул Рөстәм Миңнеханов кулыннан искиткеч бүләк - интерактив куб алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район