Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Яшәеш сыйфаты күтәрелә

Сокуры авыл җирлегендә үз эшләре турында хисап тоттылар.

Сессия алдыннан Лаеш район башлыгы Михаил Афанасьев мәдәният йорты холлындагы күргәзмәне карады. Сокуры мәктәбе укучылары яулаган кубоклар, грамоталар һәм медальләр куелган почмак аеруча кызыксыну уятты. Җирлек тормышы, аның казанышлары һәм проблемалары турында докладны аның башлыгы Анатолий Новиков ясады. 2017 елдан җирлек “Чиста су” программасына кергән. 2018 елда да Сокурыда су белән тәэмин итү системасын яхшырту буенча эшләр дәвам иткән, Обуховода беренче тапкыр эчәргә яраклы чиста су барлыкка килгән.

Аннан соң сүз үзара салым буенча җыелган акчаларны тотуга күчте. Анатолий Александрович 2018 елдагы акчаларның нәрсәләргә  тотылуы турында сөйләде. Сокурыда  Березовая урамына 550 метр озынлыгында суүткәргеч салынган, юлларга вак таш җәелгән. 2019 елда да акчаларны юллар ремонтлау һәм салуга тоту планлаштырыла.

2019 елда торак-коммуналь хуҗалыкны төзекләндерү планнарында – Обуховода өч урамда юллар ремонтлау һәм урамнарны яктырту, Сокурыда өч урам юлын ремонтлау, юл билгеләре урнаштыру һәм ясалма тигезсезлекләр ясау, Сокурыда чистарту корылмалары һәм үзәк канализация челтәре проектлау, ике суэтем башня скважинасы һәм су белән тәэмин итү челтәре проектлау. “Сокуры” сәнәгать паркын үстерү таләп ителә, аның резидентлары арасында – “Сәламәт продуктлар фабрикасы” һәм “Солодовня” ЧҖҖе.

 Аннан соң Анатолий Александрович җирлек тормышында актив катнашкан авылның мәдәният хезмәткәрләре эшен яхшы яктан әйтеп китте. Балалар бакчасында урыннар җитмәү проблемасы күтәрелде, аны тикшерүдә район башлыгы актив катнашты.

2018 елда Г.Р.Державин тууның 275 еллыгына Сокурыда иске, авария хәлендәге мәктәп бинасы урынында урнашкан сквер төзекләндерелгән. Хәзер анда матур чәчәк комплексы, киләчәктә Г.Р Державин исемендәге парк төзүнең расланган схемасы буенча яшел утыртмалар өстәләчәк һәм сугару системасы камилләштереләчәк. Моннан тыш район башлыгы Михаил Афанасьев инициативасы буенча Сокуры урта мәктәбенә Гавриил Романович Державин исеме бирелде. Бу вакыйга уңаеннан мәктәп фасадына мемориаль такта куелды. Мәктәп бинасында 2018 елда капиталь ремонт тәмамланды. Г.Р.Державин исемендәге мәктәп эшенә Казан федераль университетын һәм Бөтенроссия хокук саклау дәүләт университетын җәлеп иттеләр, алар матди ярдәм күрсәтәләр һәм укучыларга белем һәм тәрбия бирүгә сизелерлек өлеш кертәләр.

Мәктәпнең укыту эшләре буенча директор урынбасары Елена Данилова да мәктәп темасын дәвам итте. Сокуры укучылары төрле дәрәҗә олимпиадаларда призлы урыннар алалар. Мәктәптә 14 түгәрәк, район музыка мәктәбе һәм спорт мәктәбе филиаллары эшли. Мәктәпнең “Керамика һәм скульптура” түгәрәген Россия рәссамнар берлеге әгъзасы Артур Давыдов алып бара. Мәктәптә яшь спортчылар укый, алар арасында – республика җыелма командасы составына кергән теннисистлар, югары нәтиҗәләргә ирешкән гимнастлар, спорт биюләре буенча республика турнирында җиңүчеләр бар.

“Агрофирма “Волжское”  ЧҖҖ эше турында аның җитәкчесе Илнур Шәйхразиев сөйләде. Участок уполномоченные Мурат Хәсәнов җирлектәге хокук склау торышына бәя бирде һәм кешеләрне күп санлы алдаулар турында кисәтте.

Барлык чыгышлардан соң район башлыгы Михаил Афанасьев Сокуры җирлеге эшенә бәя бирде. Ул җирлек башлыгы эшендәге уңай якларны билгеләп үтте һәм аңа эшендә ярдәм итәргә ышандырды. Аннан микрофонны ТРда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина алды. Ул уңышсыз гаиләләр темасын күтәрде: андый гаиләләр азрак булсын өчен нишләргә кирәк -  чөнки бу илебездә ташландык балалар булуның төп сәбәбе.

Отчет сессия азагында җирлектә яшәүчеләргә рәхмәтләр тапшырылды. Моннан соң залда утыручылар күп санлы сораулар бирделәр. Аларның һәркайсы каралды һәм утырыш беркетмәсенә кертелде.ььь

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X