Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Яшьләр – тынычлык һәм татулык яклы

Боровое Матюшинодан ерак булмаган "Санта" лагерында ял итүче150 яшүсмер экстремизмны профилактикалау буенча квестта катнашты. Чара "Без - бу тынычлык" яшьләр программасы кысаларында тынычлык һәм татулыкны яклау йөзеннән үткәрелде. Модераторлар акция темасы буенча кыскача экскурс үткәрделәр, төрле халыклар һәм катлауларның мәдәни гореф-гадәтләре һәм йолалары, кызыклы фактлар, вакыйгалар турында сөйләделәр. Интерактив уенда...

Боровое Матюшинодан ерак булмаган "Санта" лагерында ял итүче150 яшүсмер экстремизмны профилактикалау буенча квестта катнашты.

Чара "Без - бу тынычлык" яшьләр программасы кысаларында тынычлык һәм татулыкны яклау йөзеннән үткәрелде. Модераторлар акция темасы буенча кыскача экскурс үткәрделәр, төрле халыклар һәм катлауларның мәдәни гореф-гадәтләре һәм йолалары, кызыклы фактлар, вакыйгалар турында сөйләделәр. Интерактив уенда катнашучыларга төрле 10 сынау үтәргә туры килде. Балалар Татарстан Республикасында тынычлык, дуслык һәм иминлек саклауны уңай кабул иттеләр, милләтләр һәм диннәргә карата мөнәсәбәттә радикаль фикерләрне кире кактылар.

Квестта ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы "Татарстан Республикасы иҗади яшьләре академиясе" төбәк җәмәгать оешмасы белән берлектә оештырды. Очрашуга йомгак ясаганда республика яшьләр программасы символикасы төшерелгән призлар тапшырылды.

Квест тәмамланганда тынычлык һәм татулыкны яклап яшьләр флеш-мобы үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район